Чаллының Әбүзәр мәчете дә “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясенә кушылды. 24 августта шәһәрнең Комсомол районына керүче “Миләш” бистәсенең мәктәпкә барачак кече сыйныф укучылары өчен мәчет ишек алдындагы балалар мәйданчыгында бу уңайдан бәйрәм оештырылды. Бәйрәмгә килүчеләрне күңелле клоуннар каршы алды. Алар шаян тонда балалар белән аралаштылар. Аннан соң мәчет имам-хатыйбы Али хәзрәт Баәһәветдин, бистә администрациясе башлыгы Хәлидә ханым Әхмәтгәрәева балаларны яңа уку елы якынлашу белән котладылар, аларга белем иленә хәерле юл теләделәр. Бәйрәмгә килүчеләргә уку-язу әсбаплары бүләк иттеләр.
Шуны да әйтик, “Әбүзәр” мәчете менә дигән балалар мәйданчыгына ия. Ул былтыр төзелгән иде. Быел исә аңа резина келәм җәелде. Хәзер биредә балалар өчен төрле ял чаралары үткәрелә.