Иске Чүпрәле авылында "Җәмигъ” үзәк мәчете - иман йорты калкып чыкты

29 август 2016 ел 15:22
Иске Чүпрәле авылында "Җәмигъ” үзәк мәчете - иман йорты калкып чыкты

Чүпрәле халкы, аның еракларга сибелгән балалары мәчет ачылу тантанасына җыелды. Корбан гаете якынлашкан, Республика, район көннәрендә район халкы өчен генә түгел, республикакүләмкүләм зур вакыйга булды ул. Иртәдән үк кояш та назлы нурларын сипте. Тантанага район үзәгендәге авыллар халкы, читтәге якташлар, район җитәкчеләре, дин әһелләре җыелган иде. Авыл өстендә Коръән аятьләре яңгырады. Корбаннар чалынып, аш үткәрелде.

– 2014 елда бергәләп нигез ташын салган идек, быел менә мәчет ишекләрен ачып керәбез. Мин һәрвакыт бергә булганда гына без көчлебез, дим. Яңа, зур, һәм районыбызның бөтен мөселманнары өчен үзәк мәчет булачак бер мәчет төзү хыялыбыз барлыгын әйткәч, бу изге эшкә иң беренчеләрдән булып Николай Угаслов матди өлеш кертте, шуннан соң ук Альберт, Альфред Шиһабетдиновлар әлеге башлангычыбызны күтәреп алдылар. Гомумән, бу мәчет төзелешенә ярдәме тимәгән райондашыбыз, якташыбыз булмагандыр да.Аллаһы Тәгалә һәркемне күрә, белә диләр. Һәрберебезнең дә изге эшләрен күрсен иде. Әлеге иман йорты Чүпрәлебез өстенә үзенең нурын сибеп, һәр гаиләгә тагын да бәхет, изгелекләр өстәсен иде. Алга таба да тынычлыкта, матур итеп яшәргә насыйп булсын! – дип Чүпрәле муниципаль район башлыгы Александр Шадриков изге теләкләре белән чүпрәлеләргә мәчет төзелешенә керткән өлешләре өчен рәхмәтен җиткерде.

Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин район халкына Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламләрен тапшырды. Ул мәчет төзелешенә өлеш кертүчеләргә нәзарәтнең рәхмәтләрен җиткереп, махсус хатлар бирде, имамнарга җирлектә дини эшчәнлек алып баруда уңышлар теләде.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) мәчетләрне менә шушындый, тыштан да бик матур иттереп төзергә кушкан. Әмма төзү- бер, мәчет ул анда йөрүчеләр, дингә килүчеләр, бергәләшеп намаз укучылары белән матур. Иншаллах, мәчет буш булмас. Янәшәсендә генә мәдрәсә дә төзелде. Йөрсеннәр балаларыгыз мәдрәсәләргә, дин нигезләре ул-үзегезгә балаларыгызның хөрмәте, дөньялыктагы әхлак нигезләре икәнлеген онытмагыз,-диде үз чыгышында Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Чүпрәлеләрне  яңа иман йорты ачылуы белән шулай укТатарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов һәм башкалар да котлады. Үзешчәннәр, район мәдәният йорты хезмәткәрләре дини җырлар, аятьләр сөйләде.

Бу якларда еш булам, Чабаксар шәһәрендә яшәүче Николай Угаслов тарафыннан мәчет төзелешенә сертификат тапшырылуның да шаһиты булырга туры килгән иде. Чүпрәле дә, Татарстан да менә шулай төрле милләт, төрле конфессия вәкилләренең үзара дус-тату яшәве белән бәхетле һәм үрнәк булып тора. Киләчәктә дә районыда шундый дуслык саклансын, бер-берегезне кадерләгез һәм әлеге мәчет иман нурларын күңелләребезгә тагын да күбрәк иңдерүче булсын,-диде Ринат Гайзатуллин.

Тантаналы ачылыштан соң мәчеттә җәмәгать намазы укылды һәм республикабызга, халкыбызга Аллаһы Тәгаләдән бәрәкәт, иминлек сорап дога кылынды.

Ринат Хәйретдинов:

 –Мәчет тышыннан ук балкып, үзенә тартып тора. Эчләре дә бик яхшы итеп эшләнгән. Ике рәкагать намаз укып чыктым инде. Мәчетебез буш тормасын иде. Өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә килсеннәр иде.

Сания Шәрәпова:

Район үзәге зурая бара, яңа мәчет кирәк, дип әллә кайчаннан йөри башлаган идек инде. Аллаһыдан вакыт җитмәгән булгандыр инде, ул эшебез тукталып калды. Аннары соң Чүпрәле районына эшкә кайткан яңа башлык Александр Шадриков бу эшне миңа калдырыгыз, башкарып чыгарбыз, дип үз өстенә алды. Аллаһы тарафыннан җибәрелгән бер изге кеше булды дип уйлыйм – менә бит зур, яңа, якты мәчет ишекләрен ачты. Билгеле, барыбыз өчен дә бик сөенечле вакыйга бу!

Данияр Таҗетдинов, шәкерт:

-Бер абзый каршына дәү генә бер елан чыга, абзый кеше дә ул еланнан куркып узып баручы биш кешегә, соңрак 30 солдатка мөрәҗәгать итеп карый. Бер фәкыйрь юлчы килеп чыга да, дога укып еланны куркыта, абзыйны коткара. Абзыйга 5 кешенең, 30 солдатның моңа ярдәмгә килмәвен кылынмаган намаз, тотылмаган уразалары дип аңлата берәү. Ә юлчы ярдәме исә- үзе кайчандыр бер фәкыйрь белән бер кисәк икмәген бүлешкән була. Ихлас күңелдән бирелгән сәдака кешене һәрвакыт саклап йөртә, дип әйтәсем килә.

Җыелган халык мәчет ачу тантанасыннан “Җәмигъ” мәчете милләттәшләребезгә дини белем бирер, үсеп килүче буынны иманлы итеп тәрбияләүдә үзеннән зур өлеш кертер дигән өмет белән таралды

"Туган як"

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы