Кичә мәркәзебездә 12 нче Казан Халыкара мөселман киносы фестивале старт алды. Ул иран режиссеры Мәҗид Мәҗиди төшергән «Мөхәммәт – Аллаһ илчесе» фильмы белән башланып китте. Әлеге фильм белән кызыксынучылар шактый күп булу сәбәпле, күрсәтүне "Родина" һәм "Корсон" кинотеатрларында берничә сеанс оештырырга булганнар. Фильмның Татарстандагы премьерасына режиссер үзе дә килгән иде. Ул тамашачыга фильмны төшерү идеясы тарихын сөйләде һәм чит ил җәмәгатьчелеге аны ничек кабул итүен дә бәян итте.
""Мөхәммәт – Аллаһ илчесе» фильмы"н 7 елга якын төшердек. Төшерү процессына кереш алдыннан берничә ел төрле дин галимнәре белән аралаштык, материал тупладык. Бүгенге көндә ислам һәм пәйгамбәрләр тарихына багышланган бары тик ике фильм гына төшерелгән. Беренчесе - Мостафа Акаданың "Рисалә" фильмы булса, икенчесе безнең картина", - дип сөйләде Мәҗид Мәҗиди.
Фильмда пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ балалык еллары күрсәтелә. (туганнан алып 12 яшькә кадәр)Режиссер сүзләренчә, пәйгамбәребезнең бу тормыш этабына бәйле фактлар бик аз һәм ул яшәгән чорның рухын чагылдырырга тырышкан.
Мәгълүм булганча, әлеге фильмны мөселман илләрендә төрлечә кабул иткәннәр. Мәсәлән, Согуд Гарәбстаны һәм "Әл-Әзһәр" университеты галим-голәмәләре аны карамыйча да тыйганнар. "Мин аларга күп тапкырлар фильмны карап хәрам җирләрен күрсәтүләрен үтенеп хат яздым, әмма җавап юк", - дип билгеләде режиссер.
Фестивальне оештыручаларның берсе булган мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр фикеренчә бу сыйфатлы һәм уңышлы фильм.
"Пәйгамбәребезгә ﷺ багышланган фильм төшерү бик авыр һәм җаваплы эш. Аның исеме һәр мөселман өчен кадерле һәм бу очракта автор бик сак булырга тиеш. Мәҗид Мәҗиди исә эшен тагы да авырайткан һәм пәйгамбәребез турында фактик яктан бик аз мәгълүмат булган чорын алган. Минемчә, ул режиссер буларак үзенең бурычын осталарча башкарган. Бу бер утыруда карала торган кино".