Яшел Үзән районы Васильево бистәсенең мәдәният йортында изге Зөлхиҗҗә аена багышланган кичә узды. Әлеге чарада нәзарәтнең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмид хәзрәт Зиннатуллин, Кол Шәриф мәчетенең имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хасанов, Васильево бистәсе мәчетенең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин һәм яшь җырчы, мөнәҗәтче Динар Шәймарданов катнашты.
Кичә Габделхәмид хәзрәтнең Коръән укуы һәм дога кылуы башланып китте. Нияз хәзрәт үз чыгышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәтнең сәламнәрен җиткерде һәм Зөлхиҗҗә аеның фазыйләтләре турында вәгазь сөйләде. Шулай ук әлеге бистәнең имам-хатыйбына Рөстәм хәзрәткә изге хезмәтләре өчен Татарстан мөфтие исеменнән рәхмәт хатын тапшырды. Илфар хәзрәт тәфсилләп Корбан мәсьәләләрен аңлатты, халыкның сорауларына җавап бирде. Динар Шәймәрданов иман, туган җир, ата-ана турында татар халык җырларын башкарды. Халык бу файдалы чараны уздыручыларга үз рәхмәтләрен җиткерде.