"ТР МДН Хаҗ" программасы буенча баручы хаҗилар өчен Согуд гарәбстанында хаҗ һәм гөмрә дәресләре оештырганнар. Дәресләр хаҗилар яшәгән кунакханәләрдә бара. Кайбер дәресләрне мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе дә үткәрә.
Әлеге дәресләр барышында хаҗиларыбыз хаҗ гыйбадәтенә кагылышлы төрле мәсьәләләрне тирәнтен өйрәнә һәм фикъһ, гакыйдә кебек ислам фәннәре буенча белемнәрен арттыра.
Хәзерге вакытта Россия мөселманнарының күпчелеге изге җирләргә барып җиткән. Җомга көнне алар Мина үзәненә юл тота һәм кайбер йолаларны үти. 11 сентябрь көнне Гарәфә тавында тору булачак.