Иртәгә Корбан гаетенә багышланган матбугат очрашуы була

07 сентябрь 2016 ел 15:37
Иртәгә Корбан гаетенә багышланган матбугат очрашуы була

Пресс-релиз

Корбан гаете уңаеннан матбугат очрашуы

Үткәрү вакыты:

8 сентябрь, сәгать 11.00дә башлана.

Үткәрү урыны:

“Татар-информ”

Матбугат очрашуында катнаша:

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин,  мөфти урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы;

Илдар хәзрәт Баязитов, мөфти урынбасары, Ярдәм мәчете имам-хатыйбы

12 сентябрьдә Татарстанның барлык мәчетләрендә дә Корбан гаете үтәчәк. Төп бәйрәм чарасы башкаланың Кол Шәриф мәчетендә уздырыла. 05.10 - 05.40 – Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның вәгазе булачак.

Бәйрәм намазы Казанда 5 сәгать 40 минутта башлана. (Татарстанның барлык мәчетләрендә  бәйрәм намазы кояш чыгу вакытыннан соң ярты сәгать узгач укыла) Корбан чалулар бәйрәм намазыннан соң махсус урыннарда башкарыла һәм 3 көн дәвам итә.

Корбан бәйрәме көннәрендә Казанның 17 махсус мәйданчыгында корбан чалу оештырылачак. Быел Диния нәзарәте 2 меңгә якын сарык чала. Корбан ите республика мөхтәсибәтләрендәге мохтаҗларга, ятимнәргә, аз керемле гаиләләргә, инвалидларга һәм ялгыз картларга “Зәкят” хәйрия фонды тарафыннан таратылачак.

Башкалада корбан чалдыру түбәндәге мәчетләрдә оештырыла:

1. «Фатыйха» мәчете Кадыш т.м., Р.Зорге ур., 4а
2. «Казан нуры» мәчете Ф.Әмирхан проспекты, 3
3. «Әл-Мәрҗәни» мәчете К.Насыйри ур., 17
4. «Әҗем» мәчете Фәтхуллин ур., 15
5. Корбанга алынган малларны чалу комплексы Бертуган Петряевлар урамы
6. «Тынычлык» мәчете Мирный т.м., Мелитопольская ур., 15
7. «Гадел» мәчете Оренбург тракты, 193
8. «Ризван» мәчете Х.Мәүлетов ур., 48а
9. Ат спорты клубы Мирный т.м., Новоселие урамы, 70
10. «Жомга» мәчете Юдино т.м., Ильич урамы, 4
11. «Рамазан» мәчете Окольная урамы, 25Б
12. «Сөләйман» мәчете Левченко т.м., Ютазы урамы, 8
13. «Ислам дине» мәчете Чишмәле ур., 17а
14. «Биләл» мәчете Вознесение т.м., Иркен ур., 33
15. «Котдус» мәчете Карьер т.м., Ясная Поляна тыкрыгы, 16
16. «Иман нуры» мәчете Нагорный т.м., Дорожная ур., 32а
17. «Ислам» мәчете Дәрвишләр бистәсе, Вяземо ур., 28

ТР МДН матбугат хезмәте: info@dumrt.ru, тел.: 8 (843) 237-59-39

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы