Республикабызның дин башлыгы изге сәфәргә чыгар алдыннан безнең редакция әзерләгән сорауларга җавап бирергә вакыт тапты.
– Камил хәзрәт, республикадагы барлык мәчетләрдә җомга вәгазьләрен татар телендә генә сөйләргә, дигән карар кабул ителде. Әлеге карар татар телен саклауда үз ролен ни дәрәҗәдә үтәр, дип уйлыйсыз? Мәчетләрдән татарча белмәгән кешеләр читләшмәсме икән, диючеләр дә бар.
– Бисмиллаһи-ррахманир-рахим. Бу күптән көтелгән карар, аның тирәсендә төрле фикерләр булды. Нигә тавыш чыкканын шәхсән үзем аңламыйм, чөнки вәгазь ике телдә берничә мәчеттә генә – “Ярдәм”, Кабан арты, Нагорный бистәсендә, Газовыйдагы «Әниләр» мәчетендә алып барылды. Башкаларында фәкать татарча гына иде. Башка республикаларга игътибар итсәк, мәсәлән, Чечняда, җомгалар чечен телендә уза. Без кунакка килсәк тә, вәгазьләрне алар телендә тыңлыйбыз. Анда беркем дә “Сез чеченча аңлыйсызмы соң?” – дип сорап тормый. Хәдисләрне тыңлаганда гына вәгазьләрнең нәрсә турында алып барылуын аз булса да төшенәм. Ләкин анда тел онытылмасын, саклансын дип, шулай эшлиләр. Тел онытылса, гореф-гадәт, ахыр чиге дин дә онытыла. Татарча белмәгән егетләргә, «татарча өйрәнү авыр түгел!» – диясем килә. Телебез бит дөньяда иң киң таралган 14 тел исәбенә керә. Казыебыз Җәлил хәзрәт Фазлыев бик кызыклы мисал китерә: “Кытайга бардык, – ди. – Яныбызда руслар да бар иде. Өремчедә язулар кытайча, гарәп хәрефләре белән укыйм – татарчага охшаган. Тәрҗемәче аша аралашабыз, кая гына барсак та, татар теле булыша гына”.
Дөрестән дә, Иранга барган идек. Анда да татар телен белүебез ярдәм генә итте. Хәтта хаҗга юл алсак та, әбиләребез рәхәтләнеп татарча аралаша. Алар белән төрек дип белеп сөйләшәләр... Кызганыч ки, борынгы китапларыбызны укый алмыйбыз, гел русчага тәрҗемә ителгәнен көтеп торалар. Мәгълүм булганча, инкыйлабка кадәр Татарстанда 30 мең төрле китап басылып чыккан. Ягъни бу – зур бер диңгез! Әгәр дә татарча матур итеп өйрәнә алсак, телебезне камил рәвештә белсәк, иске татарча укыр дәрәҗәдә элгәреге графикабызны өйрәнә алсак, бу китапларның һәрберсенә юл ачылыр һәм рәхәтләнеп укый алыр идек. Беркемгә дә мохтаҗ булмыйбыз! Бу – зур байлык, зур дәүләт. Менә шуны яшьләребез аңласа иде. Татар телен белгәннән зыян юк, фәкать файда гына. Кемдер әйткән: «Пессимист кытай телен, реалист инглизчәне, оптимист татар телен өйрәнә». Алай түгел, татар телен белүнең уңай яклары шактый күп. Чит илләргә чыгабыз, анда рус теле әлләни кулланылмый да.
- Мөфтият Коръәнне татарчага тәрҗемә кылу эшенә алынды... 2017 елга масштаблы хезмәтне башкарып чыгу мөмкин эшме?
- Хәзерге заман татар теленә тәрҗемә бара. Татар теленә тәрҗемәләр бик күп. Минем исемдә калганча андый алты тәфсир бар. Без хәзерге татар теленә рәсми бер тәрҗемә булырга тиеш, дигән фикергә килдек. Беренче максатыбыз – Изге китапны татар телендә әзерләү. Киләсе елга чыгамы-юкмы, анысын вакыт күрсәтер. Тәрҗемә эшенә төрле галимнәр җәлеп ителде, эш башланды. Аннан соң җәмәгатьчелеккә чыгарып, аларның киңәшләрен кабул итәчәкбез. Урынлы киңәшләргә игътибар биреләчәк. Болар Бөтендөнья татар конгрессы, тел, дин галимнәре белән берлектә башкарылачак, Алла боерса. Эшли торган төркем бар, ә аннан соң киңәйтелгән төркем тикшерәчәк. Бу проект Диния нәзарәтенең генә түгел, ә Казан – татарларның кыйбласы булган шикелле, бөтен татар халкының уртак эшенә әверелергә тиеш...
- Хәзрәт, мөселманнарның көтеп алынган бәйрәме якынлаша. Быелгысы ничегрәк узар икән?
- Инша Алла һәр елдагыча шатланып уздырырбыз, дигән нияттә торабыз. Корбаннар чалыныр, Казаныбызда гына да 17 урында сарыклар сатып алу, корбан чалу каралган. Казанда бу көнне кояш 5 сәгать 07 минутта чыга. Бәйрәм намазы барлык мәчетләребездә дә кояш чыккач, ярты сәгатьтән соң укылачак. Казыйларыбызның тәкъдиме буенча, кемнең гает көненә 24 мең акчасы булса, шул кешегә корбан чалу вәҗиб (тиешле). Ә кемнәрнеңдер акчасы азрак икән – алар ирекле. (Чала да ала, чалмый да кала ала).
- Шәхсән үзегез быел изге сәфәргә җыенасыз кебек?
- Татарстан хаҗ мәсәләсендә башкалардан аерылып тора. Берничә программа тәкъдим итә килдек. Безнең 120 меңнән башланып киткән программаларыбыз булды. 240 мең сумлыгына Корбан да, ихрам да кергән. Безнең хаҗиларыбызга аерым уңайлыклар тудырылган. Алдан әзерлек курслары оештырабыз, хәзрәтләребез үзләре дә, табиблар да озата бара. Уңайлы кунакханәләр сөйләшенгән. Быел республикага бирелгән 1500 квотаның бары тик 900ләбе генә файдаланыла. Илдәге кризис хаҗ кылырга теләүчеләрнең дә санын киметте. Һәрвакыт хаҗ кылучылар күплеге белән аерылып торган Дагыстан республикасында да бүлеп бирелгән квоталардан файдаланучылар кимегән. Быел Татарстан хаҗилары арасында өлкән буын вәкилләре, яшьләр, эшмәкәрләр, хәтта студентлар да бар. Инша Аллаһ! Хаҗга 30 августта кузгалачакбыз. 18 сентябрьгә – сайлауга кайтып җитәргә исәп. Изге сәфәргә кузгалучылар инде күчмә талоннар алалар – шунда ук сайлаячаклар. Мондый нәрсә бары тик Татарстан хаҗилары өчен генә эшләнелә, дип беләм.
- Июль аеның соңгы көннәрендә “Идел-пресс” нәшриятында Коръән басыла башлады.
– Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән яңа басма ул. Әлбәттә, без аны иске Казан басмабызга таянып, дөньякүләм стандартларга туры китереп әзерләдек. Бу – яңа адым. Мәрҗани хәзрәтебезнең үзгәртүләре дә кертелде. Муса Бигиев хәзрәтебезнең киңәшләрен искә алдык. Ягъни, борынгы китапларыбызга таянып, аларның фикерләрен керттек бу яңа басмага. Сентябрь ае башында Изге китап бастырылып бетәргә тиеш. Яңа басманы шәкертләргә, мәдрәсәләргә, хәзрәтләргә өләшергә ниятебез бар.
– Россия мөфтиләре арасында Сез – беренче Коръәнхафиз. Бөтен кагыйдәләрен үтәп, шәхсән Сезнең тавыш белән Коръәннең тулы аудио язмасы эшләнелде. Бу хезмәт ничек башкарылды? Үзегез теләк белдергән идегезме?
- Мәдинә шәһәрендә Коръән үзәге бар. Анда ел саен ун миллион данә Коръән басыла, бөтен дөньяга таратыла. Бу үзәктә Коръән яздырылган санаулы гына (алты данә) диск күрдем. Гаҗәпләнә торган идем; нишләп шулай аз икән, дип. Анда инде гади хафизлар гына түгел, ә олы, абруй казанган хафизлар бара. Аларны яздырганда, җентекләп тикшереп утыручы галимнәр дә бар. Коръәннең аудио язмасы бер-ике, хәтта өч ел дәвамында яздырыла. Бер генә авазда да ялгышлык китмәсен, сыйфаты югары дәрәҗәдә булсын, дип тырышалар. Бездә Мисырдан килгән дин галиме, Коръән хафиз Хәсән Һәдие укыта иде. Аның монда булуыннан файдаланып, Диния нәзарәтенең “Азан” радиосында язылдым. Хәсән остаз тикшереп барды. Китаптан укып яздырдык. Хата булса, туктатып, яңадан эшләдек. Язылганнарын Ислам институтындагы шәкертләренә дә тыңлата иде ул. Җәмгысе 8 ай дәверендә без Коръәни Кәримне яздырдык. Кайбер очракта: “Эшне туктатыргамы икән әллә?” дип тә уйлаганым булды. “Ясин”, “Мүлк” сүрәләре булгач җитәр, дип тә уйлаган идем. Әмма, Аллаһының рәхмәте белән, башыннан ахырына кадәр укып, яздырып чыгардык. Аллаһ рәхмәтен салмаса, сабырлыгыбыз да җитмәс иде. “Хозур” нәшрияты аша ул дискларны алырга мөмкин. Күбрәк тәҗвид кагыйдәләренә игътибар бирдек.
- Камил хәзрәт, Диния нәзарәтен сез җитәкли башлагач, социаль юнәлеш җанланып китте...
- Без төрле юнәлешләрдә эшчәнлек алып барабыз. Галимнәребезне өйрәнү эше дәвам иттереләчәк. Бохарада “Бохара мәктәбе” билгеле. Шуның кебек бездә дин өлкәсендә “Казан ысулы” булган. Шуны торгыза алсак, ифрат күркәм булыр иде. Китапларыбыз да җитәрлек, фикердәшләребез дә бар. Безнең шанлы, шөһрәтле галимнәребезне өйрәнмичә һич ярамый!
- Авылларыбызда дини кадрлар җитешмәвенә ничек карыйсыз?
- Элек бер гаиләдә 10 бала булса, бер баланы, зәкәт сыйфатында, динебезгә сәдакә булсын дип, мәдрәсәгә җибәрә торган булганнар. Бу тәртип китапларыбызда, дин галимнәребез хезмәтләрендә күренә (Ризаэддин Фәхреддин әсәрендә дә чагыла ул). Бөтен баланы да укытып булмый, эшләргә дә кирәк. Иң акыллы, иң зиһенле баланы дин сабагын алырга җибәргәннәр. Ул галим булсын, хәзрәт булсын дип. Башта ул мондагы мәдрәсәдә укый, анары Бохарага, Әл-Әзһәргә, Дагыстанга, Истамбулга барган, башка кардәшләр аңа булышканнар. Ә хәзер халыкның карашы да икенче төрле. Минем балам профессор, табиб, укытучы, юрист булсын дип тырыша ул. Бернәрсәгә дә дәхеле булмаган егетне генә: “Ярар, һичьюгы мәдрәсәгә барсын инде...” дип җибәрәләр. Безнең фикерләү дәрәҗәсе үзгәрмичә торып, хәл-әхвәлләребез дә шул көе калачак. Динебезгә игътибарыбыз тамырдан үзгәрергә тиеш!
- Болгар Ислам академиясенә нинди өметләр багълыйсыз?
- Төзелеш бара, бина торгызыла. Икенче каты әзер, көне-төне җеннәр шикелле эшлиләр. Академия нигезендә курслар бара. Киләсе елга бина әзер булырга тиеш. Ректоры булмаса да, гамәлгә куючыларыбыз бар. Җитәкче, лаеклы кеше булачак. Мөгалимнәр исә, чит илләрдән дә чакыртыла. Академияне дөньякүләм уку йорты итәргә телибез икән, безгә чит ил кадрларын да җәлеп итәргә туры киләчәк. Россиядә 7 дини югары уку йорты бар. Әнә шуларны тәмамлаганнар биредә белемнәрен тирәнәйтә алачак. Академия динебез өлкәсендә зур галимнәр әзерләячәк. Без моңа бик өметләнәбез. Татарстан — Россиянең дини-рухи үзәге, дип саналырга тулы хокуклы һәм бу дәрәҗәне саклар өчен барлык тырышлыкны куябыз. Мирасны кайтару, толерантлыкны, тынычлыкны саклау зур әһәмияткә ия. Безнең тарихта төрле авыр вакытлар булган, әмма мөселманлык, Алланың рәхмәте яусын, иман беркайчан югалмаган. Алга таба да шуның өчен тырышырбыз, инша Аллаһ.
Мөршидә КЫЯМОВА