Бүген ТР МДН нең конференцияләр залында (Тукай ур, 38 нче йорт, 3 нче кат ) татар теле дәресләре башлана. Дәрес башлану вакыты: сәгать 17.00. Туган телебезне өйрәнергә, белергә теләүчеләр, рәхим итегез!
Мәгълүм булганча, 11 августта Татарстан имамнары ТР МДН пленумында бертавыштан республикадагы барлык мәчетләрдә җомга вәгазьләрен татар телендә укырга дигән карарны кабул итте. Аннары мөфти Камил хәзрәт журналистлар белән аралашканда: “Без бүген җомга вәгазен татар телендә сөйләү турындагы тәкъдимне уртага салып сөйләшергә уйлаган идек. Ә тәкъдимне имамнар бертавыштан күтәреп алдылар һәм тавыш бирделәр. Бу карар бүгеннән гамәлгә керә. Мәчетләребездә махсус татар теле дәресләре үткәреләчәк. Җомга вәгазьләре алдан басыла, шуңа күрә аны татарча сөйләргә әзерләнергә була", -дип белдерде.