Татар теле дәресенә рәхим итегез!

13 сентябрь 2016 ел 10:59
Татар теле дәресенә рәхим итегез!

Бүген ТР МДН нең конференцияләр залында (Тукай ур, 38 нче йорт, 3 нче кат ) татар теле дәресләре башлана. Дәрес башлану вакыты: сәгать 17.00. Туган телебезне өйрәнергә, белергә теләүчеләр, рәхим итегез!

Мәгълүм булганча, 11 августта Татарстан имамнары ТР МДН пленумында бертавыштан республикадагы барлык мәчетләрдә җомга вәгазьләрен татар телендә укырга дигән карарны кабул итте. Аннары мөфти Камил хәзрәт  журналистлар белән аралашканда: “Без бүген җомга вәгазен татар телендә сөйләү турындагы тәкъдимне уртага салып сөйләшергә уйлаган идек. Ә тәкъдимне имамнар бертавыштан күтәреп алдылар һәм тавыш бирделәр. Бу карар бүгеннән гамәлгә керә. Мәчетләребездә махсус татар теле дәресләре үткәреләчәк. Җомга вәгазьләре алдан басыла, шуңа күрә аны татарча сөйләргә әзерләнергә була", -дип белдерде.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
5:03
Кояш чыга
7:07
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
14:54
Ахшам намазы
16:49
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
1
2
Rambler's Top100