Чирмешән балалары Корбан бәйрәмендә катнашты

14 сентябрь 2016 ел 10:00
Чирмешән балалары Корбан бәйрәмендә катнашты

12 нче сентябрьдә Чирмешән мәчетендә Корбан гаете намазлары укылды, шушы намазга 300 дән артык кеше җыелды. Аларның һәммәсе дә Аллаһы Тәгаләне мактап Аңа тәкъбирләр әйтте. Шушы мәчетнең имам -хатыйбы Рамил хәзрәт Ибраһимов тарафыннан килгән  халыкка вәгазь укылды, догалар кылынды. Аллаһы Тәгалә барча Корбаннарыбызны кабуллардан кылсын иде.

13 сентябрьдә Чирмешән авылында балалар өчен Корбан бәйрәме оештырылды. Көн яңгырлы булу сәбәпле, бәйрәмне Чирмешәннең сәламәтләндерү үзәгендә үткәрергә булганнар. Чарага 100дән артык бала җыелды. Аны Чирмешән мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Ибраһимов ачып җибәрде.

Казан шәһәреннән килгән тамада Гамил Нур  балаларны уйнатып кызыклы шоу ясады. Балаларның күңелен күрергә шулай ук фокусчы, аниматорлар да чакырылган иде. Бәйрәм кысаларында яшь мөселманнар арасында Коръән бәйгесе дә үткәрелде. Бәйрәм тәмамлангач Чирмешән мәчетендә балалар өчен чәй эчү оештырылды. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
5:03
Кояш чыга
7:07
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
14:54
Ахшам намазы
16:49
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
1
2
Rambler's Top100