Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Төркиянең дин эшләре министры Мәхмүт Гермезның шәхси чакыруы буенча мөбарәк Корбан гаете уңаеннан оештырылган тантаналы кабул итүендә катнашты.
Чара Төркиянед Мәккәдәгә махсус резиденциясендщ булды. Әлеге бәйрәм чарасында 15ләп илнең хаҗ миссиясе вәкилләре һәм шулай ук Судан, Сомали, Ирак, Эфиопия, Әфганистан министралары катнашты.
Ошбу очрашу барышында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Төркиянең дин эшләре министры Мәхмүт Гермез белән хезмәттәшлек итү турында сөйләште. Аерым алганда, дини мәгариф юнәлешендә.
Мәгълүм булганча, быел Татарстан мөфтие бер төркем татарстан хаҗиларын җитәкләп изге җирләргә хаҗ гыйбадәтен үтәргә китте. Татарстан хаҗилары белән Согуд Гарәбстанына МИА "Россия-Сегодня" журналистлары да китте. Алар республика хаҗиларының олуг хаҗ йолаларын ничек башкаруларын үзләренең сайтларында биреп бара.