Саба мөхтәсибәтеннән хаҗ сәфәренә киткән мөселманнар исән-имин хаҗ гамәлләрен тәмамлап, Мина үзәнлегеннән Мәккәи Мөккәрәмә шәһәренә кайттылар. Моның хакта Шәмәрдән авылы имам-хатыйбы Дамир хәзрәт Газизов хәбәр итте. Быел Саба мөхтәсибәтеннән хаҗ сәфәренә 9 кешегә китәргә насыйп булган.
Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көнендә кылынырга мөмкин булган иң саваплы гамәл – хаҗ сәфәрендә булу. Аллаһы Тәгалә әлеге изге гамәлне гомердә бер тапкыр булса да һәркайсыбызга кылырга насыйп итсен иде. Пәйгамбәребез ﷺ бер хәдисендә: «Кабул кылынган хаҗның әҗере Җәннәт нигъмәтләренә тиңдер», – дигән.