Азнакайлылар "Яшьләр экстремизмга каршы" дип исемләнгән велоузышта катнашты

16 сентябрь 2016 ел 11:19
Азнакайлылар "Яшьләр экстремизмга каршы" дип исемләнгән велоузышта катнашты

15 сентябрьдә Азнакайда "Яшьләр экстремизмга каршы" исеме астында велоузыш оештырылды. Чарада 200 якын кеше катнашты. Араларында мәктәп укучылары, студентлар, шәһәрнең төрле оешма хезмәткәрләре һәм мәхәллә халкы бар иде. Аны Азнакай яшьләр эшләре буенча идарәсе һәм мөхтәсибәт өченче ел оештырып килә.

Велоузыш башланыр алдыннан катнашучылар каршында Азнакай муниципаль район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев  һәм район мөхтәсибенең спорт эшләре буенча урынбасарыРөстәм Шакиров чыгыш ясадылар.

"Ислам сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм бөтен кеше белән дустанә мөнәсәбәт оештырырга өнди. Бүгенге акция белән без динебездә көчләүгә урын булмавын, ә бары тынычлык һәм кешенең сәламәтлегенә сакчыл караш барлыгын күрсәтергә телибез", - дип белдерде мөхтәсибәт вәкиле.

ЮХИДИ хезмәткәрләре инструктаж үткәргәч велосипедчылар юлга кузгалды. Юл 10 километрга якын тәшкил итте. Ахырда катнашучылар “Чатыр Тау Арена” комплексы янында очрашты. Биредә велоузышка нәтиҗә ясадылар һәм җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы