Бүген Казанда Коръәннең яңа нөсхәсен тәкъдир итәләр

22 сентябрь 2016 ел 10:31
Бүген Казанда Коръәннең  яңа нөсхәсен тәкъдир итәләр

Пресс-релиз

Казанда Коръәннең  яңа нөсхәсен тәкъдир итүгә багышланган матбугат очрашуы

Үткәрү вакыты:

22 сентябрь, сәгать 13.00дә башлана.

Үткәрү урыны:

“Татар-информ” (Казан, Декабристлар ур., 2)   

Матбугат очрашуында катнаша:

Камил хәзрәт Сәмигуллин,  ТР МДН рәисе, мөфти;

Илнур хәзрәт Хәйруллин, ТР МДНнең Коръәнне өйрәнү бүлеге җитәкчесе;

 29 июльдә “Идел-пресс” полиграфия-нәшрият комплексында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында  догалар укып, тәкъбир әйтеп Диния нәзарәте әзерләгән Коръәннең яңа нөсхәсе бастырыла башлады.

Ел ярым дәвамында Камил хәзрәт җитәкчелегендә нәзарәтнең махсус оештырылган Коръәнне өйрәнү бүлеге чит ил белгечләре белән берлектә Коръәннең яңа нөсхәсен эшләде. Бу басма Коръәнне төгәл укырга ярдәм итүче хәрәкәләрне дөресләү, шулай ук дөньяви стандартларга туры китерү максатыннан әзерләнде. Монардан тыш, яңа басмада аятьләр биттән-биткә күчкәндә өзелми, ә хәрефләр саны буенча да, тиешле булганча, Госманлы күчермәсенә туры килә. Укырга уңайлы булсын өчен хәрефләр ачыграк күренә һәм тәҗвид кагыйдәләре дә куелган. Шулай итеп, ТР МДН татарлар өчен укырга һәм ятларга уңайлырак басманы әзерләде. 

Элек-электән Казан үзенең Коръән басмалары белән дан тоткан. Гарәпләр Коръән тарихын шигъри юлларга салганнар. Ул ирекле тәрҗемә ясаганда болайрак әйтелә: "Коръән иңгән - Хиҗазда, матур иттереп язылган - Истанбулда, гүзәл иттереп укылган - Каһирәдә, беренче мәртәбә басылган - Казанда".

Элемтәләр өчен телефон:

8927-401-10-00- Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр,

237-86-18 – ТР МДН Матбугат хезмәте​

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы