Җәлил хәзрәт: Бик тә батыр икәнсез - имам һөнәрен сайлагыз

23 сентябрь 2016 ел 09:32
Җәлил хәзрәт: Бик тә батыр икәнсез - имам һөнәрен сайлагыз

Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыевка 24 сентябрьдә 60 яшь тула.  Балтач районы Бөрбаш авылында игенче гаиләсендә туып-үскән Җәлил хәзрәт совет заманнарыннан ук дини дәгъват алып барган мөхтәрәм зат.  20 елдан артык Балтач мөхтәсибәтен җитәкли. 2006 елдан республикабызның баш казые вазыйфасын башкара.

24 сентябрьдә Балтач мәдәният үзәгендә хәзрәтнең иҗат бәйрәме уздырыла. Бәйрәмдә “Бәхет тәме” һәм “Алтын ачкыч” китаплары тәкъдир итү көтелә.

Җәлил хәзрәт үзен бар яктан да бәхетле саный. Бу  хакта ул, 60 яшегезне нинди уйлар белән каршы аласыз, дип сорагач әйтте. “Һәрбер әти-әни өчен иң зур бәхет - балаларының башлы-күзле булып, тормышларын алып барулары.  Аллага шөкер, бөтен балаларым да кияүдә, өйләнгән. Иң беренче бәхетем шул дип саныйм.  70 елларда гарәпчә хәреф таный башладым бит инде. Ул вакытта дин әһеле булу турында хыялланып та булмый иде. Ул да тормышка ашты. Эшләргә бар мөмкинлекләр бар. Яшь хәзрәтләр матур итеп дини эшләрне дәвам итәләр. Матур итеп эшлибез, бу да бик зур бәхет. Алга таба да дин әһелләренә бер-берсен хөрмәт итеп, халыкны яратып эшләргә, яшәргә язсын”, - диде хәзрәт.

Бүгенге көндә исә әзрәк сабыр, канәгать  булырга өйрәнергә кирәк дип саный хәзрәт.  “Менә өлкән буын  күп авырлыклар күргәч, аңлый. Ә яшь буынга карасаң, гел канәгатьсезлек, гел зарлану шикелле.  Гаиләләргә дә җиңел карау сизелә. Әз генә сабыр итмиләр. Пәйгамбәребез иманның яртысы сабырлык, яртысы шөкер кылу дигән.  Менә шуны истән чыгармасак иде”,- ди ул.

Күп сандагы китаплар авторы, танылган вәгазьче Җәлил хәзрәтнең нәсихәтләре Татарстанда гына түгел, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез өчен рухи байлык.

Күптән түгел “Хозур” нәшриятында “Бәхет тәме” дип аталган китап дөнья күрде. Әлеге китап хәзрәтнең бик тә гыйбрәтле дини эшчәнлегенә, тормышына багышланган. Һәм анда Җәлил хәзрәтне дин әһеле, гаилә башлыгы, дус, хезммәттәш буларак ачып биргән, тормышның үзеннән алып язылган хатирәләр шактый урын алып тора. Аларны ихластан язган авторларның төрле өлкә кешеләре, төрле буын вәкилләре булуы исә Җәлил хәзрәтнең мәртәбәсен тагын да күтәрә. Шулай ук бу хатирәләр республикабызның дини сулышын,  дин әһелләре тормышын күзалларга ярдәм итүе белән кыйммәтле.

Мөхтәрәм хәзрәтне якынлашып килүче туган көне белән котлап, әлеге хатирәләрдән өзекләр тәкъдим итәбез.

Таһир хәзрәт Саматов, Ханты-Манси автономияле округы мөфтие:

- Минем хәтеремдә җуелып калган кайбер хатирәләрне барлап узасым килә. Җәлил хәзрәт белән үзара мөнәсәбәтләребез хакында түгел, ә аның нәкъ менә минем газиз әтием Габделхак хәзрәт Саматовка булган мөгамәләсе турында. Җәлил хәзрәт ул - минем әтиемнең шәкерте, шуңа да ул безгә бик якын. 2005 нче елларның ахырында, әтиемнең саулыгы начараю сәбәпле, аның дистәләгән шәкертләре була торып та, ул нәкъ менә Җәлил хәзрәтне үзе урынына - казыйлык вазифасына тәкъдим итте. Әмма Җәлил хәзрәт әлеге җаваплылыкны үз өстенә алырга бик ашыкма­ды, тиз генә ризалашмады. Әтием исә, озак еллар дәвамында дин өлкәсендәге белгеч буларак, җәмгыятькә нинди кеше кирәк икәнен абайлап, нәкъ менә шушы шәхескә тукталган иде. Һәркем аңлыйдыр, казыйлык эше ул - чәй янында гына сөйләшеп утыра торган вази­фа түгел. Монда җаваплылыкны үз өстенә ала белә торган, шәргый мәсьәләләрне ачыклап бирә алуда шактый гына тәҗрибәсе бул­ган кеше кирәк, ә әтием шуны күтәрә алырлык шәхес дип Җәлил хәзрәтне күргән. 2006 нчы елның февралендә булган корылтайда, Аллаһының рәхмәте белән, Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый тарафыннан казыйлык вазифасына әтием тәкъдим иткән Җәлил хәзрәтнең кандидатурасы куелды. Һәм делегатлар бертавыштан аны Татарстанның баш казые итеп сайлады.

Шушы казыйлык вазифасын алганнан соң, аның бу эшне ничек дәвам итүен һәм аның әтиемә күрсәткән хөрмәтен дә әйтеп узасым килә. Әлеге эшкә керешү белән үк, Татарстан мөселманнары Ди­ния нәзарәтендә беренче Казыйлар шурасы җыелганда, ул әтиемне шәрәфле казый исеме белән президиумга чакырды. Ахырдан, әтиемнең хәле мөшкелләнеп, ул өйдә генә тора башлагач, Җәлил хәзрәт авылдан калага килгән вакытларында безнең янга керергә җай табып, әтием белән гел киңәшеп чыга торган булды. Инде, ахыр­гы тапкырында, әтием вафат булырга бер көн калгач та, ул безгә ки­леп әтиемнең хәлен белеп китте. Әтием бакыйлыкка күчкәч, Татар бистәсе зиратына дәфен кылынганнан соң да, ул әле хәзерге көндә дә аның каберен зиярәт кылып тора. Мин аның озтазларын беркайчан да онытмый, аларны догадан калдырмый торган хәзрәт икәнлеген бик яхшы беләм.

Разил Вәлиев, Татарстанның халык шагыйре:

- Татарстанда, гомумән, татар- мөселман өммәтендә Җәлил хәзрәт турында ишетмәгән, аны белмәгән кеше сирәктер. Мин дә китапларын укыган, вәгазьләрен тыңлаган кеше буларак аны шактый яхшы беләм дип йөри идем... Көннәрдән бер көнне ул Дәүләт Советындагы эш бүлмәмә килеп кереп, әңгәмә кора башлагач, мин башта бераз аптырап та калган идем. Чөнки аннан Китап сүзе, илаһи сүз көтәм, ә ул бөтенләй башка нәрсәләр - бүгенге авылның хәле, илнең икътисади чатаклыклары, милләт язмышы турында сөйли. Аннары Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисләре белән сөйләгәннәренә нәтиҗә ясап куя. Гүяки минем каршымда халкыбыз ихтирамын яулаган зирәк акыл­лы имам һәм республикабызның баш казые белән янәшә бер пот тоз ашаган тәҗрибәле сәясәтче, икътисад белгече утыра. Сөйләшә тор­гач, бу фаразларым да дөрес булып чыкты, моңа кадәр ул чыннан да озак еллар Балтач районының баш икътисадчысы хезмәтләрен дә башкарган икән.

Җәлил хәзрәт бу юлы Казанга үз туган авылы Бөрбашта мәктәп салу мәшәкатьләре белән килгән булып чыкты. Әлеге мәсьәлә буенча ул бик күп җитәкчеләргә, хәтта Президентка да мөрәҗәгать иткән. Дәүләт Советыннан яклау булырга тиеш дип, миңа да хат калдырды. Андый мөрәҗәгатьләр бик күп килгәнгә күрә, минем өчен бу гайре табигый хәл түгел иде. Ә гайре табигый дигәне - Җәлил хәзрәтнең бу эшкә төптән уйлап, зур мәгънә салып тотынуында иде. Республи­кабызда меңләгән мәктәпләр бар, әкренләп яңалары да салына тора. «Укытуын укытабыз, ә балаларыбызның рухи дөньясы нигә шулай ярлы да, әхлак дәрәҗәсе ник түбән икән соң? Тәрбиясез, итагатьсез баланың үсеп җиткәч ил-көнгә, милләткә игелекле гамәлләр кыла алуына өметләнәсезме сез? Ә әхлаксыз җәмгыятьнең киләчәге матур булуына ышанасызмы? - диде дә, җавап та көтмичә, - ышанмавы­гызны белеп торам, шулай булгач ни өчен бөтен мәктәпләрдә әхлак дәресләре кертмисез?» - дип, миңа күтәрелеп, сынап карады. Дөрес сүзгә җавап юк, дигәндәй, мин башны гына кагып куйдым. Бу -Җәлил хәзрәтнең минем өчен беренче дәресе иде...

Шушы көннән, шушы очрашудан соң мин Җәлил хәзрәткә баш­ка күзләр белән карый башладым. Аның китапларын яңадан укып чыктым, ул сөйләгәндә, һәр сүзенең тирән мәгънәсенә төшенергә тырышып, игътибар беләнрәк тыңлый торган булдым. Аның бер китабындагы: «Үз гыйлемен башкаларга өйрәтмәгән кеше -сыртына китап төягән ишәк кебек», - дигән сүзләрне хәтта көндәлегемә дә язып куйдым.

Хәзрәт белән тагын бер очрашуым Балтач мәктәбендә булды. Ул анда Туфан ага Миңнуллин белән икебезне «Әхлак дәресе»ндә катна­шырга чакырды. Монысында инде без Җәлил хәзрәтнең тәҗрибәле дин әһеле генә түгел, ә оста педагог-мөгаллим булуын да күрдек. Ул мәгариф җитәкчеләре, укытучылар белән генә түгел, ә укучы бала­лар белән дә уртак тел тапкан, аларның күңеленә ачкыч ярата алган. Бу мәктәптә йөзләренә иман нуры иңгән балаларны күргәч, миңа милләтебезнең киләчәге дә яктырып, нурлырак булып күренә башла­ды. Әлеге очрашу укучылар өчен генә түгел, Туфан ага белән миңа да бик мәгънәле дәрес булды.

Рәфыйк Мөхәммәтшин, мөфти  урынбасары, Россия ислам институты ректоры:

- Бүгенге көндә динне милләттән, милләтне диннән аерырга ярамаганлыгын аңлаучы һәм шушы өлкәдә чын итеп эш алып ба­ручы, дини яңарышның актив әгъзасы дип, мин Җәлил хәзрәтне күрсәтер идем (ул минем өчен бик якын - үз кеше. мин аның белән бик тә горурланам, чөнки үзем дә Балтач төбәгеннән). Ул динне татар җирлегенә турыдан-туры бәйләп күрсәтә алуы белән башкалардан аерылып тора. Җәлил хәзрат нинди генә аудитория алдында чыгыш ясамасын, милләтне саклау - динебезне саклау белән бер дәрәҗәдә үк әһәмиятле икәнен исбатлый ала һәм шуның белән тыңлаучыларны үзенә җәлеп итә. Җәлил хәзрәт һәрвакытта да ислам динен татар җирлегендә -безнең милли җирлектә гасырлар дәвамында милли традицияләрдән аерылгысыз итеп күрсәтә. Ул бервакытта да ислам динен ниндидер бер абстракт дин итеп танытмый. Бу исә бик күпләрнең дингә килүенә этәргеч булды.

Җәлил хәзрәтнең икенче үзенчәлекле сыйфаты, ул - бик хикмәтле кеше (бүгенге көндә аңа тиңләшерлек кешеләр бик аздыр). Ул күп еллар дәвамында баш казый булып хезмәт куя һәм халыкка гади, аңлашылырлык телдә динебезнең төп нигезләрен җиткереп килә. Җәлил хәзрәтнең тарихка кереп калырлык зур хезмәте булып Бал­тач районы мәктәпләренә ислам әхлагы нигезләрен кертә алуы тора. Ул бүгенге көндә инде бер калыпка салынган укыту булуга да кара­мастан, әлеге дәресләр зур кыенлыклар аша мәктәпләргә кертелде. Аның өстеннән язып, Балтач районы мәктәпләрендә  дөньяви уку йортларында ислам нигезләрен укыталар дип, тикшерүләр дә күп килде. Әмма Җәлил хәзрәтнең үзенә генә хас зирәклеге, мөселманнар арасында гына түгел, шулай ук зур түрәләр, дәүләт әһелләре арасында да абруе зур булу аңа шушы мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итте.

Зөфәр Харисов, Татарстанның халык артисты:

- Без унбиш татар, бер урыс егете - барыбыз да төрле институтлар бетергән солдатлар, 1979 нчы елның май аенда Красноярский кала­сына тимер юл гаскәрләренең сержантлар әзерли торган мәктәбенә эләктек. Җәлил белән беренче тапкыр шунда очраштык. Моңа хәтле Коръән сүрәсен әби-бабайлардан гына ишеткән кеше буларак, со­вет чорында тәрбия алган, үз теләге белән өйрәнгән һәм чын ихлас күңеле белән дингә тартылган, догаларны яттан белгән, Коръән укы­ган яп-яшь кешене күргәнем юк иде әле минем (Җәлил армиядә чак­та да, хәзер дә безнең барыбыз өчен дә догада). Ул шул вакытларда ук безнең баш җитмәс катлаулы мәсьәләләрне дә гади генә итеп, шаян- шук мәзәкләр кыстырып аңлата белде. Безне юк-барга ачуланмаска, рәнҗемәскә, сабыр булырга өндәде.

Равил һәм Рамил Бикбаевлар:

- Җәлил хәзрәтул - безнең әти-әниебезнең генә түгел, ә барыбызның да остазы. Бервакытны, мәктәпнең ахыргы классларында укыганда, ниндедер бер мәҗлестә без Җәлил хәзрәттән: «Хәзрәт, мәктәпне тәмамлагач, безгә кем булырга киңәш итәсез?» - дип сорадык. Ул бер дә аптырап калмыйча: «Инженер, врач, укытучы, агроном, юрист булыгыз, әмма шул ук вакытта иманлы булыгыз. Шул чакта дингә күбрәк файда ки­терерсез. Ә инде бик тә батыр икәнсез - имам һөнәрен сайлагыз, чөнки имам булу өчен диломат та, икътисадчы да, артист та, төзүче дә, психолог та була белү кирәк», - диде.

Узган гасырның 90 нчы елларында районыбызда дини укулар башланды. Кечкенә балалардан башлап, яше-карты да моңа бик сөенеп ашкынды. Җәлил хәзрәт чәчкән гыйлем орлыклары уңышны озак көттермәде. Араларында зур-зур җитәкче урыннарда хезмәт кылучылар да, туган җиребездә, нигезебездә калып эшләүчеләр дә бар.

Язманы Айзирәк Гәрәева әзерләде, ТР МДН Матбугат хезмәте

(Фотолар ТР МДН архивыннан тупланды)

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы