Мөфти Балтачта баш казыйның иҗат бәйрәмендә катнашты

24 сентябрь 2016 ел 14:04
Мөфти Балтачта баш казыйның иҗат бәйрәмендә катнашты

Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыевка 24 сентябрьдә 60 яшь тулды.  Шушы көнне Балтач мәдәният үзәгендә хәзрәтнең иҗат бәйрәме уздырылды. Бәйрәмдә “Бәхет тәме” һәм “Алтын ачкыч” китаплары тәкъдир ителде.

Иҗат бәйрәмендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт, имам-мөхтәсибләр катнашты. ЮбилярныТатарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев,  Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин һәм башка рәсми кунаклар тәбрикләде. Күп сандагы чордашлары, туганнары, дуслары җылы котлаулар җиткерде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт шушы көннәрдә генә дөнья күргән Коръәннең яңа нөсхәсен алып килгән иде. "Беренчеләрдән булып бу яңа басманы Сезгә бүләк итәбез", -диде ул Җәлил хәзрәткә. Аннары баш казыйның хикмәтле дин әһеле, гыйлем иясе булуына игътибар юнәлтеп: "Китапларда язып калдырганнар: Мәрҗанине, Тукайны күрдем дип. Горурланып сөйләгәннәр. Җәлил хәзрәт тә безнең шундый зур, мөхтәрәм шәхес, галим.  Без дә Җәлил хәзрәт белән сәфәргә бардык, чәй эчтек, аның хикмәтле сүзләрен ишеттек дип сөйли алабыз. Аллаһы Тәгалә Җәлил хәзрәткә озын гомер, ике дөнья бәхетен насыйп итсен!" - диде.

Баш казый турындагы язма биредә: ҖӘЛИЛ ХӘЗРӘТ: БИК ТӘ БАТЫР ИКӘНСЕЗ - ИМАМ ҺӨНӘРЕН САЙЛАГЫЗ

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы