Динне дә, дәүләтне дә күңеленә сыйдырган хәзрәт

25 сентябрь 2016 ел 15:47
Динне дә, дәүләтне дә күңеленә сыйдырган хәзрәт

24 сентябрь көнне Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе, мөхтәрәм зат Җәлил хәзрәт Фазлыев халыкны Балтачка иҗат бәйрәменә җыйды. Әлеге күркәм чара башланганчы Казан кунаклары -  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев,  Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башкалар район үзәк мәчете, биредәге мәдрәсә белән, гомумән, мөхтәсибәттә алып барылган эшләр белән таныштылар.

Бүгенге көндә  Балтач районы мөхтәсибәте карамагында 43 мәхәллә. Утыз мәхәлләдә олылар һәм балалар өчен ислам нигезләрен укыту буенча якшәмбе курслары оештырылган. Бар шартлар тудырылган мәдрәсәдә йөзләгән кеше дини гыйлем ала. 

Мәдрәсә бүлмәләрен, мәчетне карагач Васыйл Шәйхразиев:  "Балтач мәчете һәм мәдрәсәсендә шундый тәртип, бу барчабызга зур  үрнәк. Балтачның гади генә егетләре шундый матур мәдрәсә төзеп, безнең балаларыбызны укытып гаиләләребезне бәхетле итәләр. Чөнки без һәрвакытта да әйтәбез, яшь чагыннан балага дин керсә, аңарда өмет бар", - дип, үзенең фикерен белдерде.  Район җитәкчесе   Рамил Нотфуллин имам-мөхтәсибнең эшен югары бәяләде.  "Җәлил хәзрәтнең район  халкы өчен хезмәте ифрат та зур. Мәктәпләргә әхлак дәресләрен кертү, мәчет-мәдрәсәләр салдыру, дини гыйлем алганнарның барысы белән кызыксынып тору, шул рәвешле  яшь буынны тәрбияләве мәгълүм. Бу эшләрнең нәтиҗәсе  Балтач халкының рухи сәламәтлегендә чагыла", - диде ул.

Рәсми очрашу һәм өйлә намазы узгач халык Балтач мәдәният үзәгенә юл тотты. Бирегә республикабызның төрле районнарыннан дин әһелләре, рәсми затлар, җәмәгать эшлеклеләре, Җәлил хәзрәтнең чордашлары-якташлары, туганнары җыелган иде. Җәлил хәзрәтне гомер бәйрәме белән котларга дип килүчеләр бихисап булды.

Коръән аятьләре белән башланып киткән кичәдә алар бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелделәр һәм үзләренең җылы сүзләрен җиткерделәр. Шулай ук Зөфәр Харисов, Рөстәм Закиров, Филүс каһиров, Ильяс Халиков кебек мәртәбәле артистларыбыз бәйрәмгә аерым бер ямь бирделәр. Халык исә Җәлил хәзрәтнең тормыш юлына, эшчәнлегенә багышланган чыгышларны тыңлаган арада, сәхнә түренә язып куелган "Әллаһүммә ләә түәхыйзнии бимәә йөкуулүүнә үзгъфир лии мәә ләә йәгләмүүнә (үәҗегәлнии хайрам миммә йөзуннүүнә)" дигән сүзләрне кат-кат укыды. Әлеге сүзләрне бәйрәм хуҗасы иң соңыннан аңлатып бирде. Алгарак китеп әйткәндә, бәлки әле шул чакта бу сүзләрне күбрәк кабатлаганнар сөенеп тә куйганнардыр...


Ә чыгыш ясаучыларга килгәндә... Бәйрәмдә катнашкан халык язучысы Разил Вәлиев Җәлил хәзрәтне күңеленә дәүләтне дә, динне сыйдырган хәзрәт дип атады. "Безнең җәмгыятьтә шундый сүз йөри, дәүләт диннән аерылган диләр.  Закон буенча шулай. Әмма аларны ничек аерасың?! Бер үк кешенең күңелендә дәүләт тә, дин дә булырга мөмкин. Җәлил хәзрәт шуның бик тә ачык мисалы. Ул ил кайгысы белән дә яши, илаһи борчулар белән дә. Дин белән милләтне, дин белән дәүләтне бер күңелгә сыйдыра алган бик тә зыялы, затлы шәхесләрнең берсе. Андый шәхесләребез һәр районда булсын иде. Һәр авылда димим инде, ансы киләчәк эше. Без, депутатлар да, дин белән дәүләтне якынайту өчен күп кенә кануннар кабул иттек. Аның берсе вөҗдан иреге һәм дини оешмаларга кагылышлы закон.  Аннары Корбан гаетен һәм Ураза гаетен бәйрәм көне дигән закон кабул иттек. Горурланып әйтә алам, шул законнарны язучыларның берсе идем. Шуңа күрә дин әһелләре  күңелемә бик тә якын.  Бүген мин Җәлил хәзрәткә бөтен байлыгымны - китапларымны бүләк итәм", - дип сөйләде ул. 

Мәгълүм булганча, күптән түгел баш казыйга багышланган "Алтын ачкыч" дигән әдәби китап дөнья күрде. Әлеге китап авторы Гөлсинә ханым бу әсәре өчен Җәлил хәзрәткә бик тә рәхмәтле. "Бу китап белән европага барып җиттем", - диде ул һәм әлеге китапны язу хакында сөйләде.

"Шушы китап миңа Европага юл ачты. Быел мине июль аенда Белгия татар җәмгыяте очрашуга чакырды. Шунда Россиянең Брюссельдәге җәмгыятендә  зур очрашу булды. Анда бик күп язучылар килгән иде. Мин татарча сөйләгәнне русчага, французчага тәрҗемә итеп тордылар. Җәлил хәзрәт турындагы китап белән француз язучылары бик тә кызыксындылар һәм аны тәрҗемә итәргә кирәклеге хакында әйттеләр", - диде ул. Гөлсинә ханым китапның 5 мең данә белән чыгуын, бүгенге көнгә инде берничә генә кап калуын хәбәр итте. Җәлил хәзрәт исә: "Китапны язарга дин әһелләре турында бер уңай әсәр булсын дип рөхсәт бирдем",-  диде. 

Кичә дәвамында Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстан районнарыннан килгән күп сандагы хәзрәтләр үзләренең хөрмәтләрен белдерделәр.  Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шушы көннәрдә генә дөнья күргән Коръәннең яңа нөсхәсен алып килгән иде. "Беренчеләрдән булып бу яңа басманы Сезгә бүләк итәбез", -диде ул Җәлил хәзрәткә.

Аннары баш казыйның хикмәтле дин әһеле, гыйлем иясе булуына игътибар юнәлтте. Татарстан мөселманнары исеменнән тәбрикләп болай диде:

-  Китапларда язып калдырганнар: Мәрҗанине, Тукайны күрдем дип. Горурланып сөйләгәннәр. Җәлил хәзрәт тә безнең шундый зур, мөхтәрәм шәхес, галим.  Без дә Җәлил хәзрәт белән сәфәргә бардык, чәй эчтек, аның хикмәтле сүзләрен ишеттек дип сөйли алабыз. Аллаһы Тәгалә Җәлил хәзрәткә озын гомер, ике дөнья бәхетен насыйп итсен! 

Аннары башка дин әһелләре сүз алды.

Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Совет районы имам-мөхтәсибе:
- Без, яшьрәк хәзрәтләр, дин өлкәсендә өзлексез эшләгәнгә күрә, Татарстандагы диннең яңа тарихын, соңгы 20-30 елны беләбез. Ә Җәлил хәзрәт тагын да күбрәк еллардан хәбардар. Безгә ул яктан бик рәхәт, төрле сораулар туса, ул аңлатып бирә. Ул вакытта шулай булды, менә шуңа шулай килеп чыкты дигән рәвештә төшендереп бирә. Без аны сокланып тыңлыйбыз. Җәлил хәзрәт -  динебезнең архивы. Безнең өчен куаныч һәм горурлык чыганагы.

Руслан хәзрәт Мортазин, Актаныш районы имам-мөхтәсибе:
- Аллаһының рәхмәте яусын, ун ел элек Актанышка имам-мөхтәсиб итеп билгеләп киткән иде. Шуннан бирле Актаныштан Балтачка ерак араларны якын иттереп хезмәттәшлек итәбез. Хәзрәт үзенең тәкъва киңәшләре белән безгә һәрвакыт ярдәмче.

Марат хәзрәт Мәрданшин , Ютазы имам-мөхтәсибе:
- Имамнарыбыз ни кадәр  дәрәҗәле булса, тынычлык та, бәрәкәт тә була. Бүген генә төнлә хаҗдан кайттык. Быел һәр мөхтәсибәттән  барырга бөтенләй мөмкинлеге булмаган 50 кеше хаҗга барып Татарстаныбыз, халкыбыз, мөфтиятебез өчен дога кылды. Бөтен хаҗилар исеменнән Татарстан Президентына, мөфти Камил Хәзрәткә, сәламәтлек министрлыгына, "Дум РТ Хаҗ" оешмасына рәхмәтемне белдерәсем килә. Хаҗга күп тапкырлар барганым бар, быелгы хаҗ иң  яхшылардан булды.  Быел менә ике кеше урын төшәгендә ята иде. Хаҗга бер илдән дә табибларны җибәрмиләр. Безнең табиблар беп апаны укол ясап кына коткарып калдылар. Шуны әйтәсем килә,  үз вакытында һәр кеше үз эшен белеп эшләсә - менә шулай тигез, тыныч һәм күңелле була . Бүген бу бәйрәм безнең, дин әһелләренең, дәрәҗәсен күтәрә торган бер чара. Аллаһы Тәгалә көч-куәт бирсен. Алга таба да бергәләшеп эшләүдә үрнәк булып торыйк.

Рәфыйк Мөхәммәтшин, мөфти урынбасары, РИУ ректоры:
- Ислам яңарышының иң авыр бер өлеше ул, традицияләрне торгызу булды. Аллага шөкер, бүген Коръән укучыларыбыз да, гыйлем алыр өчен уку йортларыбыз да бар. Әмма традицияләрне күтәрү эшен әле дәвам итәргә кирәк. Җәлил хәзрәт татар исламын саклап торучы иң зур шәхес. Миңа ул, азга гына кечерәк булуга карамастан, "Рәфыйк абый" дип дәшә. Алга таба да аның шулай матур итеп эндәшүен көтеп калам. 

Бәйрәмне бик тә хикмәтле итеп Җәлил хәзрәт үзе йомгаклады:
- Бер кеше дә үзе генә берни эшли алмый. Бер бөртек тарыдан ботка да пешми, бер утыннан учак  кабызып булмый. Мин бүген монда яңгыраган күркәм сүзләрне Татарстан диния нәзарәтенең, Балтач имамнарының, барча мөселманнарның хезмәтенә бәя дип кабул итәм.  Без бергә- бергә эшлибез, менә шулай бәйрәмнәребезне дә бергәләп уздырырга язсын.  Бәйрәмемә килгән өчен барчагызга да зур рәхмәт.  Гомерләребезне Аллаһ риза булырлык итеп үткәрергә Аллаһы Тәгалә насыйп итсә иде. Шушы кичә узасы сәхнә түренә гарәпчә сүзләр язып куярга сорадым. Әлеге доганың татарчасы болайрак була: "Йә, Раббым, аларның сүзләре өчен мине шелтәләмә.  Алар белмәгән гөнаһларымны гафу ит, алга таба тагын да яхшырак итеп яшәргә насыйп ит"

... Димәк, әлеге сүзләрне бәйрәмгә килгән җитәкчеләр, кунаклар һәм башка бик күпләр дүрт сәгатькә якын барган  кичә дәвамында бер генә мәртәбә укыган булсалар да күңелләреннән дога кабатлаганнар. Җәлил хәзрәтнең үз туган көнендә әлеге доганы укытуы да аның зирәклеген күрсәтүче бер хикмәтле гамәл булып истә калды. 

Айзирәк Гәрәева, ТР МДН Матбугат хезмәте

МӨФТИ БАЛТАЧТА БАШ КАЗЫЙНЫҢ ИҖАТ БӘЙРӘМЕНДӘ КАТНАШТЫ

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы