Пресс-релиз
“Коръәннең хәрби аятьләрен заманча тәфсир кылу” дигән II Халыкара ислам конференциясе
Үткәрү вакыты:
28 сентябрь, сәгать 08.30да башлана.
Үткәрү урыны:
“Корстон” сәүдә һәм күңел ачу үзәге, «Пушкин» залы (Казан, Ершова ур., 2а)
Конференцияне Татарстан Республикасы Коръәнне һәм сөннәтне өйрәнү үзәге ТР МДН ярдәмендә оештыра.
“Коръәннең хәрби аятьләрен заманча тәфсир кылу” дигән конференция “Изге Коръән һәм сөннәт нурында радикализмга һәм терроризмга профилактика” шигаре астында 2015 елда узган “Үткәндә һәм хәзерге заманда Изге Коръәнне тәфсир итү” I Халыкара ислам конференциясенең мантыйкый дәвамы.
Конференцияне үткәрүнең максаты Коръәндә язылган хакыйкатькә таянып, радикализмга һәм террорлыкка каршы рекомендацияләр бирүдән гыйбарәт. Чарада дөньяви галимнәр һәм дин белгечләре мөселман дөньясының төрле төбәкләрендә радикал фикерләрнең таралышы хакында сөйләшәчәкләр. Дини шигарәләр астында террорлык күренешләре барлыкка килү сәбәпләре һәм бу күренешләрнең мөселманнар өммәтенә йогынтысы, аңа каршы тору хакында фикер алышачаклар. Коръәннең хәрби аятьләрен хәзерге вакытта дөрес итеп тәфсир кылу һәм аларны мөселман җәмгыятендә популярлаштыру яшь буынны радикаль агымнардан саклап калуның нәтиҗәле ысулы.
Сөйләшүдә Россия, Ирак, Ливан, Мисыр шәехлар, докторлар, профессорлар, мөгаллимнәр катнашуы көтелә. Халыкара чарада катнашырга теләк белдерүчеләрнең күбесе мөселман өммәтен борчыган проблемаларның шаһитлары булган шәхесләр.
Конференция кысаларында лекцияләр уздыру, Болгарга сәяхәт, Казан буйлап экскурсия, Россия ислам институты һәм башка дини уку йортлары эшчәнлеге белән танышу һәм башка чаралар уздыру да каралган.
Аккредитация өчен телефон:
237-59-39 info@dumrt.ru – ТР МДН матбугат хезмәте (Аккредитация 27 сентябрь сәгать 15.00гә кадәр!)