Чаллыдагы Туфан мәчетенә – 10 ел

26 сентябрь 2016 ел 16:32
Чаллыдагы Туфан мәчетенә – 10 ел

25 сентябрьдә Чаллы шәһәренең   Туфан мәчете үзенең 10 еллыгын билгеләп үтте. Ошбу уңайдан оештырылган тантанада мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев, шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, шәһәр имамнары, мәчетне төзүгә өлеш керткән иганәчеләр, мәхәллә әгъзалары, “Ак мәчет” мәдрәсәсе шәкертләре  катнашты. Рөстәм хәзрәт Хәйруллин үз чыгышында мәчет төзүдә катнашуның әҗер-саваплары турында сөйләде, мәчет әһелләренә мөфти Камил хәзрәтнең котлауларын җиткерде. “Кемдер юбилейлар уздыруга каршы төшә. Әмма бу бит инде мөселманнарны очраштыру, күрештерү өчен бер форсат. Икенчедән, Аллаһы Тәгалә биргәннәргә шөкер итү, ягъни шөкер мәҗлесе,”- диде имам-мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт.

Ул Туфан мәчете имам-хатыйбы, мөхтәсибәтнең аксакаллар Шурасы рәисе Равил хәзрәт Нуруллинның хезмәтенә югары бәя бирде. “Мәчетнең  тышында да, эчендә дә бер җитешсезлек тапмассың. Юбилейга ул тагын да матурланган.  Болар барсы да имам-хатыйбның бик тату булып яшәүче мәхәллә әгъзаларының уртак тырышлыгы,”- дип билгеләде  ул.   

 Иганәчеләр исеменнән чыгыш ясаган автомобильләр заводы генераль директоры Вәсил Каюмов та Равил хәзрәтне хикмәтле, хәтта завод белән  идарә итә алырлык кеше итеп  бәяләде. Вәсил Кадым улы шулай ук мәчет төзелешенә бәйле истәлекләре белән уртаклашты, аның авыр икътисад чорында төзелүен билгеләде, ошбу Аллаһы йортын төзүгә милләтләре буенча урыс, яһүд, чуваш булган җитәкчеләрнең дә өлеш кертүен әйтте. Алар мәҗлескә дә чакырылган иде. Шуларның берсе – шәһәрнең чуваш җәмгыяте җитәкчесе Сергей Киров та мәҗлестә чыгыш ясап ошбу чарада катнашучыларның шатлыгын уртаклашты. Ә шәһәр Башкарма комитетының җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге җитәкчесе Рөстәм Рәфыйк улы Галиуллин Равил хәзрәткә шәһәр Башкарма комитетының рәхмәт хатын тапшырды.

Республикабыз премьер-министры Илдар Халиков Туфан мәчетенең  10 еллыгы уңаеннан  котлау телеграммасы  юллаган. Аның тексты белән җыелучыларны Равил хәзрәт таныштырды. Туфан мәчетенең 10 еллыгына багышланган тантана өйлә намазыннан соң аш мәҗлесе белән тәмамланды.Ул хатын-кызлар өчен дә үткәрелде. Килгән кунакларга Туфан мәчетенең бүләкләре тапшырылды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы