Кукмара мәдрәсәсендә яңа уку елы башланды

26 сентябрь 2016 ел 16:56
Кукмара мәдрәсәсендә яңа уку елы башланды

25 сентябрьдә Кукмара мәдрәсәсендә быел кичке бүлеккә укырга керүчеләр өчен беренче оештыру җыелышы үткәрелде. Беренче курска кабул ителгән шәкертләр алдында район имам-мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин “Дини гыйлем алуның фазыйләтләре” дигән темага вәгазь сөйләде. Татарстан мөселманнарының Диния yәзарәте игълан иткән “Экстремизмга – юк!” дип исемләнгән айлык кысаларында мәдрәсә мөгаллиме Рәдиф хәзрәт Тимергалиев “Ислам тәгълиматы нигезендә экстремизм мәсьәләсенең чишелеше” дигән темага лекция сөйләде. Уку-укыту бүлеге мөдире Рифат хәзрәт Ибраһимов исә шәкертләрне уку программасы белән таныштырды. Мәдрәсә мөдире Ришат хәзрәт Курамшин укырга керүчеләрне сәламләп, аларга файдалы, бәрәкәтле гыйлемнәр, сабырлык һәм сәламәтлек теләде, шәкертләрнең сорауларына җавап бирде.

Җыелыштан соң Ришат хәзрәт җитәкчелегендә мөгаллимнәр киңәшмәсе үткәрелде. Анда кичке бүлекнең укыту программасында каралган уку сәгатьләре буенча төгәллек кертелде, яңа стандарт мәсьәләләре буенча фикер алышынды, шулай ук Казанда 29 сентябрьдә үтәчәк һөнәри мәдрәсәләр rонференциясендә катнашу турында да сүз алып барылды. Җыелыш мәдрәсә ашханәсендә чәй табыны янында төгәлләнде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы