Күпсанлы халык соравы буенча Галиев мәчетендә уздырылучы гарәп теле дәресләре якшәмбегә күчерелә. Укулар сәгать 16.00дә башланачак. Дәресләрне Галиев мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев алып бара.
Эш тәртибе түбәндәгечә:
сишәмбе – сәгать 17.00дә хатын-кызлар өчен татар теле дәресләре (укыта - Айгөл Бикмитирова), сәгать 18.00дә ир-атлар өчен татар теле дәресләре (укыта - Фирдүс Галиуллин);
чәршәмбе - ястү намазыннан соң хәнәфи фикъһы (укыта - Булат хәзрәт Мөбәрәков);
пәнҗешәмбе – сәгать 18.00дә яшьләрнең фикер алышу клубы;
җомга - ястү намазыннан соң мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның дәресләре;
якшәмбе - сәгать 16.00дә татарча гарәп теле курслары - дәвам итүче төркем (укуларны Галиев мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев алып бара).