Чүпрәледә Чепкас-Илмәт авылы мәчетенең 20 еллыгы билгеләп үтелде

27 сентябрь 2016 ел 09:25
Чүпрәледә Чепкас-Илмәт авылы мәчетенең 20 еллыгы билгеләп үтелде

Соңгы елларда җәмәгатьчелек тарафыннан дингә караш нык үзгәрде. Әледән әле дини бәйрәмнәр, төрле чаралар уздыру моңа бер дәлил булып торса, авылларыбызда иман йортларының-мәчетләрнең олы юбилейларын билгеләп үтү күркәм бер күренеш алды.  Үткән якшәмбе Чүпрәле районындагы Чепкас-Илмәт авылы мәчетең дә 20-еллыгын тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр.

Башка мәчетләр кебек, Чепкас-Илмәт авылы  мәчете дә бай тарихлы, әмма фаҗигале язмышка ия.  Элек елларда эшләп килгән авыл мәчете урынына мәдәният йорты төзелгәнгә дә байтак еллар узган.  Шулай да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән ул яңадан төзелеп, 1996 елдан авыл халкына игелекле хезмәт итә башладган.  Авылдашларын хак, дини юнәлештә тәрбияләү, авылда иман йорты булдыру  максатында  башлап йөрүчеләрнең берсе булып  хуҗалыкта төрле җаваплы эшләрдә көч куючы Минтин Шәрәфетдинов  тора. Минтин абый 1928 елгы, бүген дә исән-сау, бәйрәмгә килгән иде.

Мәчет төзелгәч, аның эшләрен озак еллар дәвамында имам Тәүфикъ хәзрәт Нәүметов алып бара. Аның вафатыннан соң. агымдагы елда бу эшкә Ихтирам хәзрәт Ситдыйков билгеләнә.

Бәйрәм чарасына бик күп кунаклар, тирә-күрше авылларда имамнар, дин әһеллләре җыелган иде. Район башлыгы Александр Шадриков мәчет эшләп торган авылда нур, мәгърифәт һәм әдәп барлыгын ассызыклап үтте.  Җәмәгатьчелек өчен үзаң, милләт, тел, Туган җирне ярату бик тә кирәклеген әйтте. бәйрәм уңаеннан мәчеткә бүләк тапшырды.

Район  имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов  авыл халкына нәсыйхәтләрен бирде.  Алга таба да мәчетнең  динебезнең дөреслеген, хаклыгын, гыйлем-гыйбадәтнең берөзлексез үтәлергә, ислам диненең һәр мөселман өчен яшәү рәвеше булырга тиешлеген төрле яклап күрсәтә торган урын булып калуын теләде.

Тантанада кунакларны авыл җирлеге башлыгы Сергей Тарасов, элек елларда биредә “Ямашев” исемендәге хуҗалыкны җитәкләгән Адельша Исхаков, мәктәп директоры булып эшләгән Миңзада Азизова  сәламләде. Мәчет төзелешенә ярдәм иткән шәхесләрнең турында истәлекләр барланды. 

Мәчет бик тә төзек, күркәм, авыл халкы да бирегә намазларга бик теләп йөри. Бәйрәм уңаеннан оештырлган табынны да бергәләп, мул итеп әзерләгәннәр.  Бу көнне мәчет, Әхмәтовлар, Зариповлар гаиләсе һәм авылның өлкән кешесе Равия апа Фәткуллова исеменнән дүрт корбан чалынды.

Бәйрәмгә килгән һәммә кеше  вәгазьләр,гыйбрәтле сүзләр  тыңлап, рухи азык туплап, җылы, якты тәэсирләр алып китте. 

"Туган як"

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы