Бу көннәрдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эшлекле сәфәр белән Россия башкаласы Мәскәүдә иде. Кичә мөфти Согуд Гарәбстаны Патшалыгының тулы вәкаләтле илчесе Габделрәхман Ибраһим Али Əл Расси чакыруы буенча Согуд Гарәбстаны Патшалыгы көне уңаеннан кабул итү кичәсендә катнашты.
Чара вакытында Камил хәзрәт Согуд Гарәбстаны Патшалыгының тулы вәкаләтле илчесе Габделрәхман Ибраһим Али Əл Рассига үзенең тәбрикләү сүзләрен җиткерде һәм Диния нәзарәте исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.