Мәчет төзергә ярдәм итүчеләргә рәхмәт

28 сентябрь 2016 ел 09:49
Мәчет төзергә ярдәм итүчеләргә рәхмәт

 24 сентябрьдә Бөгелмә районының Подлесный бистәсе мәчетенә әлеге күркәм иман йортын төзүдә булышлык иткән кешеләр чакырылды. Чарада 100дән артык кеше катнашты. Бу көнне биредә алар өчен корбан итеннән бәйрәм мәҗлесе оештырылган иде.

Хәерле гамәлне башкарып чыгуга кулларыннан килгәнчә ярдәм иткән затларның барысына да Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов үзенең вәгазендә хәерле һәм изге эш башкаручыларга булган әҗер-саваплар турында ассызыклап, Мөхәммәд пәйгамбәребез (с.г.в.) сүзләрен китерде: “Кем мәчет төзи, Аллаһы Тәгалә аңа җәннәттә йорт бүләк итәр”. Аннары Коръән сүрәләре укылды, бергәләп дога кылынды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
5:03
Кояш чыга
7:07
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
14:54
Ахшам намазы
16:49
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
1
2
Rambler's Top100