Шушы көннәрдә Менделеевск районы татар авылларында Корбан ашлары үтте. Бу вакыйгаларда район башлыгы Валерий Сергей улы Чершинцев һәм имам-мөхтәсиб Ирек хәзрәт Нуриев катнашты.
Абалач авылы. 13 сентябрь көнне бу авылда Корбан ашы картлар көненә багышлап уздырылды. Мәҗлесне авыл мәчете имам-хатыйбы Рәшит хәзрәтнең ярдәмчесе Илдар Шәихов алып барды. Мәгълүм ки: Рәшит хәзрәт бу көннәрдә хаҗ сәфәрендә иде.
Камай авылы. 14 сентябрь көнне бу авылның Корбан ашында зурлап район башлыгы Валерий Сергей улы Чершинцев катнашты. Йөзгә якын кеше җыелган ашны Коръән сүрәләре белән Ирек хәзрәт башлап җибәрде, авыл мәчетенең имам-хатыйбы Габдрахман хәзрәт дога кылды. Килгән кунаклар телне йотарлык токмачлы аш һәм итле бәлештән авыз иттеләр. Ирек хәзрәт бу елны да авылда дини укулар булуы, шәхсән үзенең килеп укытуы турында хәбәр итте. “Былтыр укырга йөрүчеләргә быел тагын кушылучылар булса, нур өстенә нур булыр иде. Җылы, чиста мәчеттә белем алырга мөмкинлекләр тудырылудан файдаланып калыгыз,” – дип өндәде Ирек хәзрәт.
Турай авылы. Шушы ук көнне Турай авылында да зурлап Корбан ашы уздырылды. Әлеге мәҗлеснең мөхтәрәм кунаклары рәтеннән депутат Рөстәм Исмәгыйль улы Гаффаров һәм имам-мөхтәсиб Ирек хәзрәт Нуриевны атарга кирәк. Авыл мәчетенең имам-хатыйбы Флүр хәзрәт Миннеханов: “Авылдашларым, бергә җыелып шушындый мул табын әзерләгәнегез өчен зур рәхмәт! Алга таба да һәр чараны бергәләп мәчетебездә уздырыйк!” – дип мөрәҗәгать итте авыл халкына. Әлеге авылда да традицион рәвештә быел укулар дәвам итәчәк.
Татар Кокшан авылы. Ирек хәзрәт шушы ук көнне өченче авылда узган мәҗлестә дә катнашты. Татар Кокшанда быел уздырылган Корбан ашының үзенчәлеге шунда: халык XIX гасырда төзелгән тарихи биналы мәчеттә җыелырга булган. Әлеге бай тарихлы мәчет сәүдәгәр Ушков заманында төзелгән, бүгенге көндә аның манарасы шул килеш сакланган. Кайтып-китеп йөрүчеләр күпчелекне тәшкил иткән әлеге бәләкәй авылда Алабугадан кайтып укырга йөрергә теләүчеләр барлыгы да ачыкланган. Ин шәә Аллаһ, быел Ирек хәзрәт әлеге авылда да уку курсларын ачарга нияте булуын җиткерде.
Ижевка авылы. 15 сентябрь көнне чираттагы Корбан ашы Ижевка авылында узды. Әлеге мәҗлесне дә Коръән укып һәм вәгазь белән Ирек хәзрәт башлап җибәрде. Соңыннан тәбрикләү өчен сүз “Ижминводы” ял итү йорты директоры Айдар Рөстәм улы Садыйковка һәм мәчетнең имам-хатыйбы Кәүсәр хәзрәткә бирелде. Бу мәҗлестә авылның төп абыстае сайлаулары узды. Төп абыстай вазифасы Алсу ханыма, ә аның ярдәмчесе вазифасы Мөхәммәдия мәдрәсәсенең читтән торып уку бүлегендә белем алучы Рәзилә ханыма тапшырылды. Узган елны шушы мәчеттә барган Ирек хәзрәтнең дәресләренә дә укырга йөргән Рәзилә ханым быел үзе дәресләр алып барырга ниятен белдерде.
Ин шәә Аллаһ, чираттагы Корбан ашы район күләмендә Менделеев Үзәк мәчетендә уздырылачак. Моннан тыш шәһәребез инвалидлары өчен дә аерым мәҗлес оештырылыр дип көтелә.
Аллаһ Тәгалә, корбаннарыбызны кабул итеп, итне мохтаҗларга өләшүчеләргә, корбан ашларын уздыруда зур көч куючыларга ике дөнья бәхетен насыйп итсен иде! Әмин.
Гөлназ Нуриева,
Менделеев районы имам-мөхтәсибенең яшьләр
һәм вакытлы матбугат эшләре буенча урынбасары