Бүген “Казан” милли мәдәни үзәгенә урта һәм югары дини гыйлем бирүчеләр җыелды. Дини гыйлем бирүче мөгаллимнәр форумының икенче көне мәдрәсә укытучылары, галимнәр катнашында уза.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин форумда катнашучыларны сәламләде. “Безнең алда дини мәгариф сыйфатын яхшырту бурычы тора. Татар дини-рухи мирасын өйрәнгән, белгән халыкара дәрәҗәдәге дини белгечләр әзерләү мөһим. Дөнья күләмендә караганда, белем бирү ысуллары бик нык алга китте. Бүгенге заманда республика дини мәгариф системасында динебез кануннарын саклау, шул ук вакытта заманча укыту технологияләрен кертү әһәмияткә ия. Без боларга бердәм булып, бер нияттә торып кына ирешә алабыз”,– дип белдерде.
Шулай ук ул рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Шәхсән үз исемемнән һәм нәзарәт исеменнән сезгә - дин гыйлемен бирүче мөгаллимнәргә рәхмәтләремне җиткерәсе килә. Аллаһы Тәгалә алга таба да бергә эшләргә, динебезне күтәрергә, гыйлемебезне ныгытырга ярдәм итсен!” – диде. Мөфти мөгаллимнәргә рәхмәт хатлары һәм алдынгы шәкертләргә Татарстан мөфтие стипендияләрен тапшырды.