Мөфти өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелгән хәйрия ашында катнашты

30 сентябрь 2016 ел 14:59
Мөфти өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелгән хәйрия ашында катнашты

ТР МДН нең  "Зәкать" хәйрия фонды Татарстан Инвалидлар җәмгыяте әгъзаларын, фондка мөрәҗәгать иткән әбиләрне Өлкәннәр көне уңаеннан  "Туган авылым" ресторанына хәйрия ашына җыйды. Чарага 50дән артык өлкән яшьтәге кеше килгән иде.

Әбиләрне, бабайларны Өлкәннәр көне белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте "Зәкать" хәйрия фонды генераль директоры Ирек хәзрәт Җиһаншин һәм "Рубин" клубы футболчысы, фондның даими меценаты, хәйрияче Гекдениз Карадениз котлады. Хәйрия ашы да футболчы чыгарган зәкяткә оештырылды.

Камил хәзрәт хәйрия ашы башланганчы журналистлар белән аралашканда танылган кешеләрнең зәкят чыгаруы үрнәк бер гамәл булуы турында әйтте. Аларның “Зәкят” фонды аша мохтаҗларга, авыруларга булышуларын, корбан чалуларда катнашуларын билгеләп узды. “Аллаһ Гекдениз Караденизның зәкятен кабуллардан кылсын.  Өлкәннәргә тыныч тормышта, сау-сәламәт булып яшәргә язсын”, - дип, Коръән укып, дога кылды.​

Мәгълүм булганча, быел мөфти хаҗга барган иде. Ул  өлкәннәрне изге сәфәрдән алып кайткан шифалы зәм-зәм суы белән дә сыйлады. Шулай ук өлкәннәргә ТР МДН әзерләгән күчтәнәчләр өләшенде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
5:03
Кояш чыга
7:07
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
14:54
Ахшам намазы
16:49
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
1
2
Rambler's Top100