Бөгелмәнең “Ирхам” мәчетендә хаҗилар очрашуы үткәрелде. Хаҗилар мәчеткә җыелган халыкка үзләренең изге сәфәрләре хакында сөйләделәр. Хатирәләре белән уртаклаштылар.
Шулай ук хаҗилар һәм Бөгелмә мөхтәсибәте “ТР МДН Хаҗ” оешмасына рәхмәтләрен белдерде. Изге урынга шушы компания ярдәмендә баруларыннан алар бик канәгать.