Хактыр ки, Аллаһы Тәгалә пәйгамбәрләргә могҗиза биргән. Мусаның (галәйһиссәлам) таягы булган. Халкы белән бергә Фиргавеннән качкан чакта су кырыена килеп җиткәч, аңа Аллаһы Тәгаләдән вәхи килә һәм ул шул таягы белән җиргә суга, галәмнәрнең Раббысы рәхмәте белән су ачыла, Муса кавеме коры җирдән икенче ярга чыга. Фиргавен гаскәре исә кире кушылган су астында кала һәм һәлак була.
Коръән-Кәримдә бу вакыйга болай тасвирлана:
«Бәни Исраилне дәрья аркылы үткәрдек, тәкәбберлек һәм дошманлык белән алар артыннан Фиргавен һәм аның гаскәре куып чыктылар. Бәни Исраил өчен ачылган су аралыгына кереп бата башлагач Фиргавен әйтте: «Иман китердем, гыйбадәт кылырга лаеклы Илаһ юк, мәгәр Бәни Исраил иман китергән Аллаһы Тәгалә генәдер һәм мин мөселманнарданмын». («Юныс», 10:90)
Аллаһы Тәгалә әйтә:
«Сездән соң киләчәк кешеләргә гыйбрәт булсын өчен тәнегезне бүген су өстенә чыгарабыз. Ләкин кешеләрнең күбрәге Безнең гыйбрәтләнерлек аятләребездән гафилләр, һич вәгазьләнмиләр». («Юныс», 10:92)
Сөләйман a Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән хайваннар һәм кошларның телен аңлый торган була:
«Сөләйман атасы Давытка пәйгамбәрлектә һәм патшалыкта варис булды, һәм әйтте: «И кешеләр, мин кошлар белән сөйләшергә өйрәтелдем, пәйгамбәрлеккә һәм патшалыкка бирелә торган нәрсәләр бар да миңа бирелде, миңа бирелгән бу нәрсәләр, әлбәттә, башкаларга бирелгәннән ачык артыктыр». («Нәмел /Кырмыска/» 27:16)
Гайсә a сукырларны дәвалау, үлгән җан ияләрен терелтү сәләтенә ия була:
«Аллаһы Тәгалә кыямәт көнне әйтер: «И Мәрьям улы Гайсә, без сиңа һәм анаңа биргән нигъмәтне бүген сөйлә! Җәбраил белән сиңа куәт биргәнебезне, кешеләр белән бишектә һәм, пәйгамбәр булгач, хикмәтле сүзләр белән сөйләшүеңне, мин сиңа язарга өйрәткәнемне, ислам хөкемнәрен, тәүратны, инҗилне өйрәткәнемне, янә минем әмерем илә кош сурәтен ясап аңа өрер идең, аннары минем әмерем илә кош булып очар иде, янә минем әмерем илә сукырларны күзле итәр идең һәм ала тәнле кешеләрне сәламәтләндерер идең, дәхи Бәни Исраилнең мәкереннән сине коткарганымны һәм син аларга Инҗил хөкемнәре һәм ачык могҗизалар белән килгәч, аларның ышанмаучылары, бу сихердән башка һичнәрсә түгел, дип инкяр иткәннәрен сөйләп бир, хәтерләренә төшер». («Мәидә /Аш яулыгы/», 5:110)
Аллаһы Тәгаләнең иң зур могҗизасына хәбибе Мөхәммәд ﷺ лаек була. Рәсүлуллаһ ﷺ ия булган тиңдәшсез могҗиза – ул Коръән-Кәрим. Иң элек, Коръән – Аллаһы Тәгалә сүзе.
«Әйт: Әгәр кешеләр һәм җеннәр барчасы бер урынга җыелып, Коръән кебек бер китап иҗат итәргә теләсәләр, бер-берсенә ярдәмләшеп Коръәнгә охшатып бер китап иҗат итәргә тырышсалар да, һич тә иҗат итә алмаслар». («Бәни Исраил /Ягъкуб балалары/», 16:88)
Аллаһы Тәгалә сүзе буларак Коръән Җәбраил a аша Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә ﷺ Кадер киченнән башлап 23 ел дәвамында иңдерелә. Шул вакыттан башлап Кыямәткәчә Каләм-шәриф Аллаһы Тәгаләне гыйбадәт кылырга лаеклы бердәнбер зат, дип, Мөхәммәдне ﷺ Аның расүле, ягъни
илчесе, дип таныган бәндәләр өчен Хак Күрсәтмә булып тора.
«Коръәннең Аллаһы Тәгаләдән иңдерелгән хак китап икәнлегендә һич шик юк, бу китап – аның белән гамәл кылучы тәкъва мөэминнәргә хак юлны күрсәтүче һидаяттер». («Әл-Бәкара /Сыер/», 2:2)
Әмма бүген без Коръәнне, Аллаһ сүзе буларак түгел, аерым бер мөсхәф буларак күбрәк хөрмәтлибез, татар мәдәнияте өлгесе диебрәк. Әлбәттә, Коръән китабына хөрмәт күрсәтү тиешле. Аны чиста урында, биектә саклау кирәк. Халкыбызда «Коръәнне кендектән дә түбән тотарга ярамау» турында сүз дә юкка гына тумаган. Коръәнне идәнгә кую һич ярамас. Коръән өстенә башка китаплар кую да ярамас. Аллаһы Тәгалә сүзләре язылган китапка кадер-хөрмәт күрсәтү кирәк. Ләкин Коръәнне уку, Коръән буенча гамәл кылу әһәмиятлерәк.
Халык арасында «өйдә җиде Коръән булырга тиеш» гыйбарәсе еш ишетелә. Әмма йорт хуҗасы, аның гаилә әһелләре шәригатьчә яшәми икән, өйдә Коръән китаплары җиде булды ни, җитмеш булды ни. Коръәнне тузан җыеп яткырып кимсетмик. Халыкның «җиде Корьән» диюе ул гаиләдәге һәр кешенең даими Корьән укып, бары шуның белән генә көнкүреш гамәлләрен хәл итү дигәнне аңлата.
Әдәби әсәрләр белән чагыштырып, Коръәнне «өстәл китабы» дип атаучылар да бар. Әмма Коръән-Кәрим – өстәл китабы түгел, ә гамәл кылу китабы. Коръән укылырга тиеш. Коръән буенча яшәү барырга тиеш.
Анабыз Гайшә (радый Аллаһу гәнһү): «Аллаһ Илчесенең холкы нинди иде?» – дигән сорауга ничек җавап кайтара? «Аның холкы Коръән иде»,– ди. Ягъни
Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ үзенең эш-гамәлләрен тулысынча Коръән буенча башкарган. Аңа карап, башкалар да шулай эшләргә, аңа охшарга омтылган. Без дә, холкыбызның «Коръәннең бер аяте булсын» дәрәҗәсенә ирешсен өчен, һәрдаим Каләм-шәрифне укып торырга тиешбез.
Асылда исә без әллә нәрсә белән шөгыльләнергә әзербез, әмма Коръәнгә вакыт таба алмыйбыз. Башта гарәп хәрефләрен өйрәнергә хәлебездән килми. Хәреф таный башласак, «тәҗвид кагыйдәләрен белмим» кебек сәбәп барлыкка килә. Инде тәҗвидне дә үзләштергәч, вакытыбыз җитми.
Аллаһ Илчесе ﷺ әйткән: «Аллаһы Тәгаләнең ике нигъмәте хакында кешеләрнең күбесе оныта: берсе – сәламәтлек, икенчесе – буш вакыт». Без бихисап вакытыбызны юкка әрәм итәбез. Эштән бүлендек исә –телевизор кабызабыз, интернетка кереп чумабыз, телефон аша буш аралашулар алып барабыз. Хәтта мәчеткә килгәч тә, телефоннарыбыздан аерыла алмыйбыз. Әйтерсең, бөтен дөньяның, алай да булмаса, илнең киләчәге безнең тарафтан шушы мизгелдә хәл ителә. Үзебезнең киләчәгебезне хәзер үк кайгырту кирәк, әйе. Җан бугазга килеп терәлгәч һәм кояш кире яктан чыккач, бер тәүбә дә кабул ителмәс.
Риваятләрдән аңлашылганча, Кыямәт көне алдыннан вакыт тизәер. Бер ай – бер атна, атна – бер көн, көн – бер сәгать, сәгать – минут тизлегендә узар. Галимнәр бу күренешне вакытның бәрәкәте бетү белән аңлата. Һәм без үзебез моңа өлеш кертәбез. Тормыш ыгы-зыгысына бирелеп, йөгерәбез дә йөгерәбез. Аллаһы Тәгалә тарафыннан нинди максат белән яратылганыбызны бөтенләй дә онытабыз. Ә Ул болай ди:
«Кешеләр белән җеннәрне бары Миңа гыйбадәт кылу өчен яраттым».
(«Зарият /Таратучы/», 51:57)
Җәннәттән ташлар белән куылган Шайтан исә безгә бу дөньяны бик бизәп күрсәтә. Барысын да татып кайрыйсы килә. Фани дөньяга шулкадәр берегүебезне сизми дә калабыз. Дөнья куу дәвам итә. Намазга да бүленеп кенә алабыз. Анысында да фарызга гына. Биш намазның яртысын казага калдырабыз, мәгәр казага калдыру өчен хушны югалтып егылу гына сәбәпче була алса да. Күңелебез күптән хушын югалткан. Намазыбызны кем өчен кылабыз? Аллаһы Тәгалә өченме, әллә кешеләр өченме? Коръәнне ник укымыйбыз? Чөнки аны кеше күрми. Төнлә тәһәҗҗүд намазына торып, иртәнге намазга кадәр Коръән укып утыруыбызны башкалар күрми. Күрсәтүнең бик «уңай» ысулы бар: җомга намазына иртәрәк килеп, мәчетнең нәкъ түренә барып утырып, мөселман кардәшләреңә комачаулый-комачаулый кычкырып уку. Бөтенесе күрсен, ишетсен өчен. Аллаһы Тәгалә безне риядан сакласын иде!
Кыямәт көне алдыннан Аллаһы Тәгалә Коръәнне кире Үз хозурына кайтарыр, ди. Көннәрдән бер көнне кешеләр уяныр, Коръәнне ачып карар – буш битләр генә күрер. Аллаһы Тәгалә Коръәннән ваз кичүдән Үзе сакласын. Бүген без үзебез Коръәннән читләшәбез. Шул белемсезлегебез илә башкаларны да хаклыктан ераклаштырабыз. Безнең һәрберебезгә карап ислам турында фикер формалаша. Ислам ул җәмәгать булса да, аны аерым кешеләр тәшкил итә. Аллаһ Илчесен ﷺ Мәккә халкы пәйгамбәрлеккә кадәр үк Мөхәммәд «Әмин» дип йөртә. Ягъни ышанычлы кеше. Аның белән эш итәргә була, ул алдамый, ул биргән вәгъдәсендә тора. Бүген базарга барырга чыккан әби икенчесенә әйтә: «Теге мөселман сатучысыннан алма, узган вакытта мине 200 граммга алдады», – ди. Без бүген динебезне шул 200 грамм хәрәм мал өчен сатабыз. Нигә? Чөнки Коръәннән ерагайдык. Укый белмибез. Укый белсәк тә, аңламыйбыз. Аңласак та, гамәл кылмыйбыз. Коръәннәребез күп, күңелдә Коръәнебез юк.
Дөрес, Корьән белән тормышны алып бару бездән көчле намуслы булуны, азык-төлектә генә түгел, башка очракларда да хәрамгә кермәвебезне таләп итә. «Дөньясы шул бит!» – ди олысы-кечесе. Янәсе бездән бөтен җаваплылык төшә. Кемдер баеп китсә, шул максатка, үзе кебекләр белән берләшеп, бөтен дөньяны үзгәртә, ярлысы я сугыша, я куштанлана – барысы да яшәргә тырыша, дөньялыкка табына. Менә шуннан аерабыз инде, кемгә нәрсә кадерле: я дөнья, я дөнья белән ахирәт. Ахирәтенә тиешле әзерлек алып барган кешенең дөньялык афәтләреннән дә имин булганын онытмыйк. Расулуллаһ ﷺ әйткән: «Мөселманның хәле искиткеч гаҗәп! Дөреслектә һәрнәрсә аның хәлендә – бәхет һәм игелек: авырлык-кайгы килгәндә ул сабырлык күрсәтә, бу аның өчен – игелек; шатлыклары булса инде, ул Аллаһка мактауларын, рәхмәтен әйтә – бу да аңа игелек». Инде моңа да риза булып бетмәгән, һаман намуслы яшәргә авырсынган кешегә мондый хәдисне китереп була.
Габдуллаһ бине Габбас (радый Аллаһу гәнһү) сөйләгән: «Бервакыт мин ат өстендә Пәйгамбәр ﷺ артында утырганда ул болай диде: «Әй, бала, мин сиңа берничә сүз өйрәтәм: Аллаһны исеңдә тот һәм Ул сине саклаячак. Аллаһны исеңдә тот һәм син Аны үз алдыңда күрәчәксең. Берәр нәрсә сорарга теләсәң, Аллаһыдан сора; ярдәм сорарга теләсәң, Аллаһыга мөрәҗәгать ит. Бел, әгәр бөтенесе дә җыелып, сиңа зарар китерергә теләсәләр, алар сиңа Аллаһ язган зарарны гына китерәчәкләр. Чөнки каләмнәр күтәрелгән, ә битләр кипкән инде». Икенче риваяттә болай диелә: «Аллаһыны исеңдә тот һәм син Аны үзалдыңда күрерсең. Яхшы вакытта Аллаһны танырга омтыл, Ул сине кайгы вакытыңда беләчәк. Бел, синең яныңнан узып китүче нәрсә сиңа ирешергә тиеш түгел, ә сиңа ирешкән нәрсә синең яныңнан узып китәргә тиеш түгел. Бел, сабырлык җиңүгә илтә, кайгы
урынына шатлык, авырлык урынына җиңеллек килә». Яныңда кодрәтле Аллаһ булганда, нинди авырлык та кыенлык җиңелмәс инде?! Уйлап карыйк.
Әбү Мәсгуд Гукъбә ибн Гамр әл-Әнсари әл-Бадри (радый Аллаһу гәнһү) риваятеннән билгеле: «Пәйгамбәребез ﷺ әйткән: «Дөреслектә, беренче пәйгамбәрлектән кешеләргә түбәндәге сүзләр килеп ирешкән: әгәр дә оялмасаң, теләсәң нәрсә эшлә». Хәдис безне бозык эшләрдән тыеп тора, бернәрсәдән дә оялмаучы үзе теләгәнен кылачак, бозык эшләр эшләячәк. Ләкин кем генә булмасын, нәрсә генә кылмасын – барысы өчен дә ул барыбер җавап бирәчәк. Шуңа күрә намуслы хәләл тормыш белән яшәгән кеше, ярлы булса да, бәхетсез булмаячак. Аның тормышы никадәр генә авыр булса да, ул
барыбер аерым канәгатьлек белән гомерен кичерәчәк, гомере азагында йөрәгендә тулы горурлык хисе булачак: үткән эшләреннән дә, үлгәч, Аллаһ каршына барасы җиренә дә, иншәллаһ. Ә гомере буена дөрес яшәргә аңа Корьәни Кәрим ярдәм итәчәк, чөнки ул тулы белешмә, идарәчелек. Шуңа күрә никадәр ешрак без ул белешмәне куллансак, шулкадәр чистарак булыр безнең тормышыбыз, пакъ булыр күңелебез.
Вәгазь ТР МДН нең "Шура" дини альманахыннан алынды