Балалар шатлыгы – җан рәхәте

10 октябрь 2016 ел 10:18
Балалар шатлыгы – җан рәхәте

7 октябрь көнне Менделеев мөхтәсибәтенең яшьләр эшләре буенча бүлеге балалар һәм аларның әниләре өчен Гаилә бәйрәме уздырды. Бу бәйрәм күнегелгән мәчет җирлегендә түгел, ә күптән түгел Менделеевта ачылган “Тигруля” уен бүлмәсендә узды. Биредә балалар өчен сикерү, йөгерү, аттракционнарда уйнау өчен бөтен шартлар да тудырылган.

   Бәйрәмне Ирек хәзрәт вәгазь-әңгәмә белән башлап җибәрде. “Беләсезме, Гаилә дигән патшалыкта кем патша? Ә патшабикә кем? Ә принц белән принцессалар кемнәр була?” – дип кызыклы сораулар белән балаларның күңелен күрде Ирек хәзрәт. “Әти. Әни. Без булабыз!” – дип җавап кайтарды бәйрәмдә катнашучы яшь мөселманнар. “Әйе. Ә патшалыкның бәхетле яшәве кемнән тора?” – “Аллаһ Тәгаләдән һәм бездән”. Шушындый типтагы әңгәмә белән Ирек хәзрәт гаиләнең, әти-әни сәламәтлегенең әһәмиятен аңлатты, балаларны мәчеткә укырга чакырды.

   Иң куанычлы момент – бүләкләр өләшү. Һәр нәни кунак үз бүләген түземсезләнеп көтеп алды. “Сүз тыңлаучан булсагыз, Аллаһ Тәгалә сезгә тагын да зуррак бәхет – ике дөнья бәхетен бүләк итәчәк,” – дип төгәлләде сүзен Ирек хәзрәт.

   Соңыннан балалар өч сәгать дәвамында аттракционнарда уйнадылар.

   Балаларның шатлануы әниләрне дә сөендерде. Моны аларның рәхмәт сүзләреннән сиземләргә була.

   Айгөл Долганова, дүрт бала анасы: “Шундый шәп бәйрәм уздыручыларга Аллаһ ике дөнья бәхете насыйп итсен, безне шатландырган кебек аларны да шатландырсын”.

   Лидия Кәшипова, өч бала анасы: “Бик шәп килеп чыкты. Безне гел кызыклы чаралар белән шатландырасыз”.

   Эльмира Закирҗанова, ике бала анасы: “Әлхәмдүлилләһ, бәйрәм бик эмоциональ, шатлыклы килеп чыкты. Әниләр өчен дип тә уйлыйм. Оештыручыларга безне һәм безнең кече өммәтне бергә җыюлары өчен чиксез рәхмәт”.

   Румия Бегишева, дүрт бала анасы: “Чара шәп узды! Балаларның башы күккә тиде. Бигрәк тә минекеләр. Алар анда әле беренче тапкыр гына бардылар... Бүләкләр буенча шуны әйтәсем килә: аларны олы мәхәббәт белән бик җентекләп сайлаганнар”.

Гөлназ Нуриева,
имам-мөхтәсибнең вакытлы матбугат
һәм яшьләр эшләре буенча урынбасары

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
5:03
Кояш чыга
7:07
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
14:54
Ахшам намазы
16:49
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
1
2
Rambler's Top100