7 октябрь көнне Менделеев мөхтәсибәтенең яшьләр эшләре буенча бүлеге балалар һәм аларның әниләре өчен Гаилә бәйрәме уздырды. Бу бәйрәм күнегелгән мәчет җирлегендә түгел, ә күптән түгел Менделеевта ачылган “Тигруля” уен бүлмәсендә узды. Биредә балалар өчен сикерү, йөгерү, аттракционнарда уйнау өчен бөтен шартлар да тудырылган.
Бәйрәмне Ирек хәзрәт вәгазь-әңгәмә белән башлап җибәрде. “Беләсезме, Гаилә дигән патшалыкта кем патша? Ә патшабикә кем? Ә принц белән принцессалар кемнәр була?” – дип кызыклы сораулар белән балаларның күңелен күрде Ирек хәзрәт. “Әти. Әни. Без булабыз!” – дип җавап кайтарды бәйрәмдә катнашучы яшь мөселманнар. “Әйе. Ә патшалыкның бәхетле яшәве кемнән тора?” – “Аллаһ Тәгаләдән һәм бездән”. Шушындый типтагы әңгәмә белән Ирек хәзрәт гаиләнең, әти-әни сәламәтлегенең әһәмиятен аңлатты, балаларны мәчеткә укырга чакырды.
Иң куанычлы момент – бүләкләр өләшү. Һәр нәни кунак үз бүләген түземсезләнеп көтеп алды. “Сүз тыңлаучан булсагыз, Аллаһ Тәгалә сезгә тагын да зуррак бәхет – ике дөнья бәхетен бүләк итәчәк,” – дип төгәлләде сүзен Ирек хәзрәт.
Соңыннан балалар өч сәгать дәвамында аттракционнарда уйнадылар.
Балаларның шатлануы әниләрне дә сөендерде. Моны аларның рәхмәт сүзләреннән сиземләргә була.
Айгөл Долганова, дүрт бала анасы: “Шундый шәп бәйрәм уздыручыларга Аллаһ ике дөнья бәхете насыйп итсен, безне шатландырган кебек аларны да шатландырсын”.
Лидия Кәшипова, өч бала анасы: “Бик шәп килеп чыкты. Безне гел кызыклы чаралар белән шатландырасыз”.
Эльмира Закирҗанова, ике бала анасы: “Әлхәмдүлилләһ, бәйрәм бик эмоциональ, шатлыклы килеп чыкты. Әниләр өчен дип тә уйлыйм. Оештыручыларга безне һәм безнең кече өммәтне бергә җыюлары өчен чиксез рәхмәт”.
Румия Бегишева, дүрт бала анасы: “Чара шәп узды! Балаларның башы күккә тиде. Бигрәк тә минекеләр. Алар анда әле беренче тапкыр гына бардылар... Бүләкләр буенча шуны әйтәсем килә: аларны олы мәхәббәт белән бик җентекләп сайлаганнар”.
Гөлназ Нуриева,
имам-мөхтәсибнең вакытлы матбугат
һәм яшьләр эшләре буенча урынбасары