Кайбычтан гошер сәдакасе - мәдрәсәләргә

10 октябрь 2016 ел 14:27
Кайбычтан гошер сәдакасе - мәдрәсәләргә

 Бүген Кайбыч районы мөхтәсибәтендәге мәхәлләләрдән җыелган гошер сәдакасын Казандагы “Мөхәммәдия” һәм  “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мөселман мәдрәсәләренә җибәрү оештырылды. Райондагы 16 мәхәлләнең 13е бу изге эштә катнашты. Барлыгы халыктан 200 капчыктан артык бәрәңге җыелды. Әлеге бәрәңгеләрнең бер өлеше Федоровский авылында урнашкан картлар йортына тапшырылды, ә калганы мәдрәсәләргә озатылды.  Кайбыч районы мөхтәсибәте әлеге изге эштә катнашкан барлык район халкына һәм әлеге уңышны җыеп, Казан шәһәренә озатырга ярдәм иткән район башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизәр улына  олы рәхмәтен белдерә һәм изге догада кала.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы