8 октябрьдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге Яшел Үзәннең “Маяк” спорт комплексында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашу уздырды.
Мөфти белән очрашуга кадәр иртәннән яшьләр өчен махсус квест уеннары оештырылды. Квест дип, шәһәр урамнарында һәм аннан читтә үткәрелә торган интеллектуаль-экстремаль уен төрләрен атыйлар. Белгәнебезчә, мондый очрашу узган ел 26 сентябрьдә Казанның Тынычлык бистәсендә урнашкан “Динамо” спорт комплексында үткәрелгән иде.
Чарага республиканың төрле районнарыннан дини эшләрдә актив катнашучы егетләр, кызлар, волонтерлар җыелды. Алар командаларга бүленеп, тарихыбызга кагылышлы сорауларга җавап бирә-бирә, төрле күнегүләрдә ярышып, хан хәзинәсен эзләделәр. Аннары барысы бергә үзләре җыйган пазлларны кушып “хәзинә” табарга ирештеләр. Яңгыр явып торуга карамастан, яшьләр уенда бик теләп катнашты.
Чараның иң кульминацион өлеше – мөфти килү булды. Әлеге дустанә очрашуда яшьләр Камил хәзрәткә сорауларын юлладылар. Динебезгә кагылышлы мәсьәләләр хакында сөйләштеләр. Мөфти шулай ук яшьләрне Казанның Галиев мәчетендә үткәрелүче дәресләргә чакырды.
Камил хәзрәт үзенең дәресе хакында: “Без Галиев мәчетендә традицион ислам кыйммәтләрен аңлату ниятеннән “Пәйгамбәребез намазы” дигән дәрес башладык. Ул һәр җомга ястүдән соң уздырыла”, - диде.