Евразия ислам шурасы утырышы дәвам итә

12 октябрь 2016 ел 10:19
Евразия ислам шурасы утырышы дәвам итә

Бу көннәрдә Төркиянең Истанбул шәһәрендә дин һәм фән белгечләре, җәмәгать эшлеклеләре, рәсми вәкилләр катнашында Евразия ислам шурасы советы уза. Быелгы тугызынчы советның төп темасы: “Евразиядә Ислам: дини экстремизмга каршы бердәмлек һәм киләчәк перспективалар”. Кичә совет утырышына Төркия Президенты Рәҗәп Эрдоган да килде.

Барлыгы 33 илдән 120 вәкил, шулай ук Балкан, Кавказ, Урта Азия  дин әһелләре җыелган чарада катнашучыларны беренчеләрдән булып Төркия дини эшләр идарәсе җитәкчесе Мәхмәт Гёрмез сәламләде. Ул бу утырышны динне төрле начар ниятләрдә файдалануны тыюга, кисәтүгә  юнәлдерелгән сөйләшү булуын ассызыклады. Аллаһ динен танымаслык дәрәҗәдә үзгәртергә тырышуга каршы көрәштә хезмәттәшлек итү юлы дип бәяләде.  “Евразия Ислам советы 100 елга якын исламннан, гореф-гадәтләреннән, традицияләреннән  мәхрүм булган мөселманнарның дини- иҗтимагый  ихтыяҗларын кайгырту нигезендә оешты. Әлеге оешма барлыкка килгәннән башлап дөньяның Евразия өлешендә яшәүче мөселманнарга үзләренең дини оешмаларын, мәгарифен төзергә, хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек бирде.  Еллар узу белән Евразия Ислам советы Евразия дин лидерларын берләштерүче иң эре киңәш итү, хезмәттәшлек кору урынына әверелде”, - диде ул.

Гёрмез  шулай ук катнашучыларны гашүрә көне белән тәбрикләде. 

 “Аллаһтан 1438 хиҗри ел сугыштан - тынычлыкка, золымнан - гаделлеккә, көч кулланудан- мәрхәмәтлелеккә, яманлыктын - яхшылыкка күчү елы булуын сорыйм” – дигән теләген дә җиткерде. 

 10-14 октябрь көннәрендә Еразия күләмендә узучы җыен кысаларында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин күп сандагы дин әһелләре белән фикер алышуларда, аерым секция утырышларында катнашты.

Хәзрәт дин әһелләре белән аралашу вакытында аларны Коръәннең яңа басмасы  белән таныштырды. Белгәнебезчә, ике елга якын вакыт дәвамында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә нәзарәтнең махсус оештырылган Коръәнне өйрәнү бүлеге чит ил белгечләре белән берлектә Коръәннең яңа - дөньяви стандартларга туры китерелгән нөсхәсен әзерләде. Күптән түгел ул Казанда дөнья күрде.

Бүген Евразия ислам шурасы утырышы дәвам итә. Татарстан мөфтие чыгышы иртәгәгә ниятләнелгән.  

Евразия ислам шурасы утырышы Төркия Республикасы дини эшләр идарәсе инициативасы белән Төркия Президенты ярдәмендә уза. Беренче мәртәбә ул 1995 елда Әнкара шәһәрендә үткәрелгән иде.

Совет утырышы 4 көн бара. Анда Әзербайҗан, Беларусь, Босния-Герцеговина, Болгария, Эстония, Грузия, Хорватия, Казахстан, Черногория, Кыргызстан, Крым, Косово, Литва, Македония, Монголия, Молдова, Румыния, Россия, Словения, Таҗикстан, Украина, Греция, Голландия, Швеция, Англия, Австрия, Италия, Германия, Бельгия, Франция, Швейцария, Мисыр, Һиндыстан илләре вәкилләре катнаша.

Чара 14 октябрьдә сөйләшүне йомгаклаучы декларацияне кабул итү белән тәмамланачак.

КАМИЛ ХӘЗРӘТ ЧИТ ИЛ МӨФТИЛӘРЕН КОРЪӘННЕҢ ЯҢА БАСМАСЫ БЕЛӘН ТАНЫШТЫРДЫ

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы