7 район балаларының Коръән уку бәйгесе Чистай мөхтәсибәтендә үткәрелә
12 октябрь 2016 ел 17:38
Гашура көне мөселман календаре буенча елның беренче ае — Мөхәррәм аеның унынчы көнендә билгеләп үтелә.Әлеге көндә пәйгамбәребез ураза тоткан.Ләкин бу көннәрдәге ураза Рамазан уразасы кебек фарыз (мәҗбүри) түгел. Бу көнне Коръән уку, сәдака бирү һәм башка хәерле эшләр эшләү дә бик саваплы. Гашура көнен билгеләп үтү максатыннан Чистай шәһәре мөхтәсибәтендә Нур мәчете бинасында зур җыелыш үтте. Чистай шәһәре мәхтәсибе Мөхәммәд хазрәт Киямов, Аксубай районы мөхтәсибе Равил хазрәт Зөфәров, район имамнары катнашында узды җыелыш. Шулай ук бу җыелышта 7 ноябрь көнне көньяк казыятка караган 7 районнан катнашачак балаларның Коръән уку бәйгесен Чистай мөхтәсибәтендә үткәрергә дигән карар кылынды.
Соңгы яңалыклар
26 июль 2024 ел 17:54
26 июль 2024 ел 17:51
26 июль 2024 ел 12:57
26 июль 2024 ел 12:33