Барлык мактауларыбыз, олуглауларыбыз бердәнбер булган, һәрбер кимчелектән пакь булган, беркемгә дә, бернәрсәгә дә мохтаҗлыгы бул- маган Аллаһ Раббыбызгадыр. Һәм дә сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафага ﷺ күңел түрләребездән чыккан салават-шәрифәләребез барып ирешсә иде. Расүлебез Мөхәммәд ﷺ: «Каберлекләрне зиярәт кылыгыз, ул сезгә мәңгелек тормыш турында искә төшерәчәк», – дип боерды. Шуңа күрә зиратка бару динебездә сөннәт булган бик күркәм изге гамәлләрнең берсе булып тора. «Зиярәт» сүзе гарәп теленнән алынган, ул сүз гомумән «күрешергә, хәл белергә дип кайдадыр бару» дигән мәгънәне белдерә. Мөмкинлек булганда, бигрәк тә җомга, гает көннәрендә зиратка бару бик саваплы гамәл.
Әлбәттә, зиярәт кылуның да үз тәртипләре бар, аларны белү һәрбер мөселманга кирәктер. Беренчедән, зиратка барыр алдыннан пакьланып, тәһарәтләнеп ике рәкәгать нәфел намазын уку бик күркәм санала. Зиратка килгәч, яисә яныннан үтеп барганда Расүлебез ﷺ мәетләргә сәлам бирергә кушты, һәм шундый дога өйрәтте: «Әссәләмү галәйкүм, әй дөньядан иманлы булып үткән кабер әһелләре. Үзебез һәм сезнең өчен Аллаһтан рәхмәтен сорыйбыз», – дип зираттагы әрвахларга эндәшергә кирәк. Сәлам биргәннән соң каберлектәге мәетләр безне ишетәчәкләр, таныячаклар, шатланачаклар һәм сәламне кире кайтарачакларын Пәйгамбәребез ﷺ күп кенә хәдисләрендә җиткерә. Аллаһның рәхмәте киң, күргәнебезчә, мөселманнар дөньядан киткән якыннары белән беркайчан да бәйләнешне югалтмый. Каберлекләр өстенә басарга, яисә утырырга катгый тыела, гөнаһ. Бу мәеткә зур авырлык китергәнен Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа ﷺ кисәтә. Үтәргә мөмкинлек булмаганда гына каберлек өстенә басарга мөмкин, тик шунда ук Аллаһтан гафу сорарга, күп тапкыр «Әстәгъфируллаһ» дип әйтергә кирәк.
Әлбәттә, зиратка килгәч белгән Коръән аятьләрен укып мәетләргә багышлау бик әҗерле һәм әрвахларны шатландыра торган изге гамәл. Бигрәк тә «Йәсин», «Тәбарәк» («Мүлек»), «Ихлас» сүрәләрен уку мәетләрнең кабердәге хәлләрен нык җиңеләйтә. Коръән аятьләрен укый белмәсәк тә, кулны күтәреп, «Бисмилләһ»не әйтеп, мәетләр өчен Аллаһтан гафу, җәннәт сорасак та әрвахларыбызны бик тә сөендерәчәкбез.
Һичшиксез, зиратларыбызны чисталыкта тотарга тиешбез, чөнки Расүлебез ﷺ: «Чисталык – иманның яртысы», – диде. Каберстан – һәркайсыбызның барачак урыны, шуңа күрә андагы пөхтәлекне, тәртипне саклау һәрберебез өстендәге зур вазыйфабыз. Зиратта өмә оештырылган көннәрдә мөмкинлеге булган һәрбер ир-ат, хатын- кыз, олысы, кечесе бу эштә катнашырга бурычлы. Тагын бер нәрсәне искәртәсем килә, кайсыбер вакытта изгелек кылам дип, бакыйлыкка күчкән туганнар өстен җыештыралар да, чүпләрне, кулланылган пумала, буяу савытларын, перчаткаларны зират эченә, яисә тышына өеп калдыралар. Чардуган эчен тәртипләп, бөтен зиратны ямьсезләтәләр. Шуның белән бөтен зират әһелләрен каты рәнҗетәләр, изгелек урынына гөнаһ эшләп кайтып китәләр. Моннан бик тә сакланырга кирәк. Йортта җыештырган чүпне беребез дә капка төбенә өеп куймый бит. Һәрбер авылның махсус чүплеге бар, барысын да шунда ташларга кирәк. Мөһим мәсьәләләрнең берсе булып кабер ташы куйдыру тора. Пәйгамбәребез ﷺ үзе моны эшләргә өйрәтте. Таш куюның максаты – кабердә кем ятканлыгын белгертү. Чардуган куйган вакытта да истән чыгармаска кирәк, ул, беренчедән, башкаларга йөрергә комачауламаска тиеш. Икенчедән, чардуганга очлы айлар, сөңгеләр куярга ярамый, чөнки кыш көне кар астында калып, кешеләр күрмичә, өстенә басып яраланырга мөмкин. Әлбәттә, мәет булган көнне, булдыра алганча, мөмкинлек табып, кабер казышырга, күмешергә барырга кирәк. Ул туганым түгел, дияргә ярамый. Шундый авыр вакытта да изге эштә ярдәм итмәсәк, берләшмәсәк, балаларыбызга үрнәк күрсәтмәсәк, без дөньядан киткәч, «ул туганым түгел иде» дип әйтеп, җеназабызга да килмәскә дә мөмкиннәр. Аллаһ Раббым үзе сакласын!
Илаһи, вәгазем файдалы булса иде. Исәннәребезне дә, вафат бул- ганнарыбызны да изге гамәлләребез белән шатландырып, ике дөньяда бәхетле тормышта яшәүчеләрдән булырга Аллаһ Тәгалә һәркайсыбызга да насыйп әйләсә иде! Әмин.
Вәгазь ТР МДН нең "Шура" дини альманахыннан алынды Рәмис хәзрәт Фасахов, Алексеевск мөхтәсибәте