Татарстан мөфтиенең мөрәҗәгате

19 октябрь 2016 ел 09:10
Татарстан мөфтиенең мөрәҗәгате

Матбугат битләреннән Татарстандагы православие җәмәгатьчелегендә барган хәлләр хакында белдем һәм моны зур борчу белән кабул иттем. Республика мөселманнары янәшәдә гомер кичергән башка дин вәкилләренең язмышына битараф түгел, чөнки без уртак йортта яшибез.

Феофан атакайны Татарстан һәм Казан митрополиты итеп билгеләнүен без зур шатлык белән кабул иттек. Ул мөселманнар гомер кичергән башка төбәкләрдә дә хезмәт итү тәҗрибәсенә ия һәм дин кардәшләрем аның хакында зур хөрмәт белән искә ала. Феофан атакай үз диненең принципларын яклау һәм саклау юнәлешендәге эшчәнлеген башка традицион конфессияләрнең дә ихтыяҗларын исәпкә алып, зур зирәклек белән алып бара. Бер елдан артык эшчәнлеге барышында без моңа үзебез инандык. Феофан атакайның кадрларга бәйле карарларына ризасызлык белдерүчеләр дә аның зирәклегенә һәм сизгерлегенә инанырга көч табарлар дип ышанам.

Митинглар оештыру - дини кешеләргә хас күренеш түгел. Безнең күпмилләтле республикабызда килешеп, тотрыклылыкны саклап яшәү бик мөһим.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы