Матбугат битләреннән Татарстандагы православие җәмәгатьчелегендә барган хәлләр хакында белдем һәм моны зур борчу белән кабул иттем. Республика мөселманнары янәшәдә гомер кичергән башка дин вәкилләренең язмышына битараф түгел, чөнки без уртак йортта яшибез.
Феофан атакайны Татарстан һәм Казан митрополиты итеп билгеләнүен без зур шатлык белән кабул иттек. Ул мөселманнар гомер кичергән башка төбәкләрдә дә хезмәт итү тәҗрибәсенә ия һәм дин кардәшләрем аның хакында зур хөрмәт белән искә ала. Феофан атакай үз диненең принципларын яклау һәм саклау юнәлешендәге эшчәнлеген башка традицион конфессияләрнең дә ихтыяҗларын исәпкә алып, зур зирәклек белән алып бара. Бер елдан артык эшчәнлеге барышында без моңа үзебез инандык. Феофан атакайның кадрларга бәйле карарларына ризасызлык белдерүчеләр дә аның зирәклегенә һәм сизгерлегенә инанырга көч табарлар дип ышанам.
Митинглар оештыру - дини кешеләргә хас күренеш түгел. Безнең күпмилләтле республикабызда килешеп, тотрыклылыкны саклап яшәү бик мөһим.