Республика мөхтәсибәтләрендә Коръән уку бәйгеләре старт алды

20 октябрь 2016 ел 16:32
Республика мөхтәсибәтләрендә Коръән уку бәйгеләре старт алды

Татарстанда Коръән укуның “Хифыз” (күңелдән белү) һәм “Тилавәт” (яхшы тавыш, яхшы дикция белән уку)  номинацияләре буенча республика конкурсы башланды. Аның максаты – дин кардәшләребездә Коръәнне дөрес итеп укуга, Аны өйрәнүгә булган омтылышны тагын да көчәйтү.  Конкурс  өч этаптан тора. Конкурсның  шартлары буенча финалда  җиңүчеләрне зур бүләкләр көтә. Мәсәлән,  өченче этапта 1нче урынны яулаучы 4 кеше олуг хаҗга юлламага ия булачак.  2нче урынны яулаучылар исә гомрә хаҗы белән бүләкләнәчәкләр.   Ә  3нче урынга лаек булучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырыла.

 20 октябрьдә шушы чараның  беренче этабы буенча Чаллыда Коръән укучыларның шәһәркүләм бәйгесе узды. Ул Тәүбә мәчетендә барды. “Хифыз” төркемендә чыгыш ясарга теләүчеләр булмады. Җәмгысе 19 ир-ат һәм 7 хатын-кыз Аллаһы китабын тәҗвид кагыйдәләре нигезендә  матур итеп уку буенча осталыкларын күрсәттеләр. Ирләр төркемендә барсы да диярлек яшьләр иде. Мәсәлән, бу төркемдә көч сынашучыларның уртача яше 25 тән армады. Җиңүчеләр балл системасы нигезендә билгеләнде. Балларны жюри әгъзалары - нәзарәтнең Коръәнне өйрәнү бүлеге җитәкчесе Илнур хәзрәт Хәйруллин һәм фән, мәгариф бүлеге белгече Наил хәзрәт Әбелханов куеп бардылар. Һәр Коръән укучы Аллаһы Китабыннан жюри күрсәткән өч урынны укыды. Иң күп баллны (100) үзенчәлекле мәкамгә ия Ихлас мәчете имам-хатыйбы 28 яшьлек Илназ хәзрәт Яхин туплады. Икенче, өченче урыннарда Җәмигъ мәчете имамы Мөхәммәт хәзрәт Мөхәммәтов һәм “Ак мәчет” мәдрәсәсе мөгаллиме Мансур хәзрәт Зиннәтов.

Хатын-кызлар төркемендә 1нче призлы урынга Тәүбә мәчетеннән 71 яшьлек Зәйтүнә Сөббух ия булды. 2нченурында “Туфан” мәчетеннән Гөлзәминә Ихсанова, ә  3нчедә Тәүбә  мәчетеннән Вәсимә апа Фәррахова.

Җиңүчеләргә акчалата призлар тапшырылды. Алар шулай ук ноябрь аенда казыят югарылыгында узачак бәйгедә катнашу хокукына ия булдылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы