Бүген, 21 сентябрьдә, Түбән Камада җомга намазына кадәр рәсми төстә яңа “Нур” мәчете ачылды. Бу шәһәр үзәгендә икенче мәчет булып исәпләнә. Тантаналы чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы hәм Түбән Кама шәһәре мэры урынбасары Эльвира Долотказина, район имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, имамнар, башка район имам-мөхтәсибләре, мәхәллә һәм күпсанлы шәһәр халкы катнашты.
Чара Коръән аятьләре укып башланып китте. Район имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин әлеге иман йортын төзү эшләре 2007 елга барып тоташуын әйтте. Нәкъ шул елны халык мөрәҗәгате белән шәһәр хакимиятенә җир сорап хат юллыйлар һәм ,нәтиҗәдә, Менделеев урамында җир бүлеп бирелә. 2008 елда төзелеш эшләре башлана, әмма төрле сәбәпләр аркасында бу эш тоткарланып бара. Шәһәр халкының һәм иганәчеләрнең тырышлыгы белән бүген мәчет тулысынча әзер. Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт белдергәнчә, мәхәллә халкы акча җыю нияте белән берничә тапкыр төрледән-төрле акцияләр оештырган. "Мәчет зур авылыклар белән төзелсә дә, куйган максатларыбызга Аллаһ ярдәме белән ирештек һәм бүген бергәләп шушы күркәм чарада катнашабыз. Киләчәктә дә мәчетебез иман нуры белән тулып торсын, бәрәкәтле булсын һәм халыкны берләштерүче үзәккә әверелсен", - дип теләде Йосыф хәзрәт.
Шәһәр халкын бәйрәм белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да котлады. "Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисендә һәрбер изгелек өчен күп кенә саваплар язылыр дип килә, ә мәчет төзелешендә катнашу һәм бу эшкә хәлеңнән килгән кадәр ярдәм күрсәтү шундыйлардан. Аллаһ Тәгалә барчаларыгызның да күркәм гамәлләрен кабуллардан кылсын. Мәчетегез беркайчан да буш булмасын, чөнки бу гамәл кыла торган җир.", - дип әйтте мөфти хәзрәтләре чыгышында. Ул шулай ук төзелешкә зур өлеш кертүчеләргә рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр таратты.
Мөфтинең сүзен күәтләп Эльвира Долотказина да әйтте: "Мәчет ул элек-электән халык өчен аралашу һәм бер-береңә ярдәмләшү урыны да. Мәчет булган җирдә кешеләрнең күңелләрендә иман була." Якташлары белән шатлыкларын бүлешергә бүген ТР Дәүләт Советы депутаты Рәзил Вәлиев та килгән иде. Чара барышында сүз шулай ук иганәчеләргә, район аксакалларына һәм мәхәллә халкына да бирелде.
Соңыннан мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җомга вәгазе сөйләде һәм намаз үткәрде.
Шунысы игътибарга лаек, мәчетнең проектын намаз әһелләре эшләгән һәм мөселманнарның барлык үтенечләре исәпкә алынган. Мәчет 500 кешегә исәпләнгән һәм ифтар ашлары оештыру өчен аскы катта 200 кешелек махсус зал да бар. Ир-атлар белән хатын-кызлар өчен аерым керү һәм намаз уку урыннары каралаган. 6 уку-укыту сыйныфы, зур гыйбадәт заллары, тәһарәтханәләр бар.
ТР МНД матбугат хезмәте, Алсу Хәнҗәрова