“Хозур” нәшрият йорты “Гакыйдә” китабын кабат бастырды

24 октябрь 2016 ел 10:32
“Хозур” нәшрият йорты “Гакыйдә” китабын кабат бастырды

“Хозур” нәшрият йорты Казан шәһәренең баш казые, Россия ислам университетының Ислам фәннәре кафедрасы мөдире Рамил Әдһәмовның “Гакыйдә” китабын кабат бастырып чыгарды.
Билгеле бер хәдистә Җәбраил фәрештәнең мосафир кыяфәтенә кереп, Мөхәммәд Пәйгамбәргә ﷺ : “Нәрсә ул Ислам?” “Нәрсә ул Иман?” “Нәрсә ул Ихсан?” – сорауларын биргәне риваять кылына. Бу сораулар Ислам диненең төп фәннәреннән булган фикъһ, гакыйдә, тәсаувыфның нигезе булып тора. “Гакыйдә” китабы нәкъ икенче фәнгә багышланган да.

Уку әсбабы гакыйдә фәненә кереш булып тора, аның төп төшенчәләре һәм нигезләре белән таныштыра. Автор һәр Ислам динен өйрәнә башлаучы кешедә туа торган сорауларга җавап бирә. Китап дин белән кызыксына башаучылар өчен дә, Ислам буенча яшәүчеләр өчен дә файдалы булыр.
Китап татарча һәм русча, А5 форматлы, йомшак тышлыкта, 160 б.
Әлеге китапны  http://huzurshop.ru/ сайтыннан яки Казан шәһәре, Газ урамы, 19 нчы йорт адресы буенча урнашкан кибеттән алырга мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 2585251. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
1
2
Rambler's Top100