20 октябрьдә Урыссуның икенче мәхәлләсендә Ютазы районы имамнарының күчмә җыелышы булды.
Әлеге җыелышта мәчетләрнең кышкы сезонга әзерлеге, мәчетләр каршында укуларны башлап җибәрү хакында сөйләштеләр. Бу елгы хаҗга нәтиҗә ясалды. Шулай ук 2017 елга хаҗга барыр өчен имамнар барланды. Барлыгы 3 кандидат билгеләнде.
Җыелыш район имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин җитәкчелегендә узды.