Бөгелмәнең үзәк мәчетендә Коръән уку конкурсы үткәрелде. Әлеге чараны Бөгелмә мөхтәсибәте оештырды. Конкурста көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин катнашты.
Конкурста барлыгы 60 кеше үзен сынап карады. Шунысы сөендерә, катнашучылар һәм жюри әгъзалары арасында 8 Коръән-хафиз бар иде.
Коръән уку буенча ир-атлар арасында беренче урынны Хөсәен Скандаров алды. Яттан сөйләү буенча – Әхмәтҗан Айнетдинов. Хатын-кызлар арасында беренче урыннарга Әлимә Мәмәдова, Гаишә Үзбәкова чыкты.