Казан федераль университетының Ислам дине белемен һәм исламны өйрәнү мәгарифен үстерү буенча ресурс үзәгендә лекторийлар башлана. 26 октябрьдә «Islamica» лекториясендә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров катнаша. Хәзрәт “Исламның Россия феноменнары” дигән темага лекция сөйләячәк.
Лекция башлану вакыты сәгать 17.00 дә.
Үткәрү урыны: Казан, Пушкин ур., 1/55, 203 ауд.