Буа мөхтәсибәте халыктан җыелган гошер садакасын таратты. Бәрәңге, кишер, чөгендер, кабак, суган кебек яшелчәләр аз керемле гаиләләргә өләшенде. “Алга таба да мондый ярдәмне оештырабыз”, - диде яшьләр бүлеге җитәкчесе Илнур Сафиуллин. Ислам динендә мохтаҗларга булышу хуплана. Эшләгән әҗерләр бушка китмәс, иншаАллаһ.