22 октябрь көнне Менделеев Үзәк мәчетендә хатын-кызлар арасында Коръән уку бәйгесенең районкүләм туры узды. Бу бәйгедә барлыгы егермегә якын туташ һәм ханымнар катнашты.
Бәйгене Коръән аятьләре һәм сәламләү сүзе белән Ирек хәзрәт Нуриев ачып җибәрде. “Коръән – һәр мөселманның өстәл китабы, еш укыла торган китап мәгънәсенә ия. Еш уку дигәндә, ике нечкәлекне күз уңында тотабыз: беренчедән, Китапның хәрефен хәрефкә ялгап, тәҗвидне саклап уку, икенчедән, һәр проблема өчен чишү юлын шушы Изге Китаптан эзләү,” – дип искә төшерде Ирек хәзрәт.
Катнашучылар өч яшь категориясендә көч сынашты:
6 – 18 яшь;
19 – 40 яшь;
41 яшьтән югары.
Жюри әгъзалары итеп, мәчетебезнең ак әбисе Ромия Бегишева, Ижевка авылы абыстае, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкерте Рәзилә Фәтхетдинова һәм Бәзәкә авылында төп абыстайның уку-укыту буенча ярдәмчесе, мөгаллимә Гамилә Галимова билгеләнде.
Сынау өч өлештән гыйбарәт иде: “Фатиха” сүрәсен яттан уку (0 – 12 балл), берәр сүрәне яттан уку (0 – 12 балл) һәм тәҗвид белән Коръәннән берничә аять уку (5 – 12 балл). Нәтиҗә ясаганда, һәр жюри әгъзасының баллары кушылып, өчкә бүленде һәм уртача балл чыгарылды.
Бәйгедә җиңүченең һәрберсенә мөхтәсибәт исеменнән Диплом һәм истәлекле бүләкләр, катнашучыларга сертификат, жюри әгъзаларына рәхмәт хатлары тапшырылды.
Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә кирәк: ин шәә Аллаһ, казыят күләмендә ноябрь аенда уздырыла торган бәйгедә беренче урыннарны алган Динара Долганова, Румия Бегишева һәм Гамилә Галимова катнашачак. Хәзерге вакытта аларга ныклы әзерлек һәм уңышлар теләп калабыз!
23 октябрь көнне Менделеевск шәһәре үзәк мәчетендә ир-атлар арасында Корьән уку ярышы узды. Мәчеткә йөрүчеләр, җирлектә яшәүчеләр әлеге матур чарада бик теләп катнаштылар. Алар арасында балалар да, өлкәннәр дә бар иде.
Гөлназ Нуриева, Менделеев районы имам-мөхтәсибенең вакытлы матбугат һәм яшьләр
эшләре буенча урынбасары