Адмирал бистәсенең борынгы зиратына өмәгә килегез!

27 октябрь 2016 ел 10:21
Адмирал бистәсенең борынгы зиратына өмәгә килегез!

29 октябрьдә – шимбә көнне – ТР МДН, Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәте Адмирал бистәсенең борынгы Бишбалта зиратында өмә уздыра. Бу хакта мөхтәсиб, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов хәбәр итте.

Өмәдә нәзарәт вәкилләре, мөхтәсибәт халкы, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе хезмәткәрләре катнашыр дип көтелә. Җомга намазыннан соң өмә уздырылу турында игълан ясалачак.

Риваятьләр буенча, әлеге зиратка ХIV гасырда нигез салынган. Егерменче гасырның илленче елларына кадәр биредә җирләү дәвам ителгән. Әмма Бишбалта зиратының зур өлеше су астына киткән, бер өлешендә корылмалар төзелгән. Озак кына вакыт Бишбалта зираты ташландык хәлдә булган.

Соңгы 10 елда биредә мөселманнар берләшмәләре, татарларның иҗтимагый оешмалары тарафыннан өмәләр уздырылып килә. Тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов “Бизнес-онлайн”да чыккан язмасында хәбәр иткәнчә, узган ел иске зиратның буеннан-буена койма корылган.

Римма Гатина, tatar-islam.com

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
5:03
Кояш чыга
7:07
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
14:54
Ахшам намазы
16:49
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
1
2
Rambler's Top100