Рөстәм хәзрәт Батров Мәскәүдә мирасны саклауга багышланган конгресста

27 октябрь 2016 ел 10:53
Рөстәм хәзрәт Батров Мәскәүдә мирасны саклауга багышланган конгресста

Бүген Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров  “БДБ илләре бөтендөнья мирасы: чакырулар, проблемалар, карарлар» дип аталган халыкара конгресста катнаша.

Әлеге 25-27 октябрь көннәрендә үтүче чараны С.Лихачев исемендәге  Россия мәдәни һәм табигый мирас фәнни-тикшеренү институты Мәскәү Епархиясе, Мәскәү Кремле музейлары ярдәмендә уздыра.

Конгресс кысаларында  бөтендөнья мирасы исемлеген тулыландыру,  ЮНЕСКО оешмасы белән эшләүгә, мирасны саклау буенча заманча ысуллар куллануга, мирас корылмалары белән идарә итүгә кагылышлы һәм башка сораулар карала.

Бәйсез дәүләтләр берлеге җирлегендә  50дән артык бөтендөнья мирас корылмасы санала. Алар саклану ягыннан төрле хәлдә.

БДБ илләре һәм башка дәүләтләр белгечләре мирасны саклауда охшаш проблемаларга очрыйлар.  Бүгенге көндә кораллы конфликтлар, террорчылык, табигый һәлакәтләр, техноген үзгәрешләр гасырлар дәвамында тарихи ядкәр булып торган корылмаларның җимерелүенә, юкка чыгуына китерә. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
1
2
Rambler's Top100