Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Җир Хартиясенең 15 еллыгына багышланган конференциядә катнаша.
Быел Татарстанда Җир Хартиясе тормышка ашырыла башлавына 15 ел тулды. Татарстан Россиядә генә түгел, ә дөньяда табигать һәм кеше хокукларын яклаучы Җир Хартиясе нигезләрен беренчеләрдән булып гамәлгә керткән төбәк.
Мәгълүм булганча, заманча дөньяда экология мәсьәләләрен хәл итү максатында төрле дәүләтләр берлектә 2000 елда Җир Хартиясен төзегән иде. Әлеге халыкара документны республика җирлегендә тормышка ашыру турында Татарстан Дәүләт Советы 2001 елның апрелендә махсус карар чыгарды.
Безнең төбәктә Җир Хартиясе принципларын җәелдерү эше Республика Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкләгән “Татарстан – яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте күзәтүе астында эшли.
Шушы узган унбиш елда Татарстан бу өлкәдә кабатланмас тәҗрибә туплады: Татарстанда саклау астына алынган табигать территорияләре дәүләт реестрын булдырылды, Россиядә беренчеләрдән экологик мониторинг картасы төзелде, Татарстан парламентында табигатьне саклау һәм табигать байлыкларын нигезле файдалануга кагылышлы 28 закон, шул исәптән “Татарстанда әйләнә-тирә мохитне саклау турында”гы төп закон, дөнья мәдәнияте кыйммәтләрен, милләтара һәм динара бердәмлекне саклауга юнәлдерелгән дәүләт программалары кабул ителде.