Кукмара мәдрәсәсендә шамаилләр, картиналар күргәзмәсе ачылды

31 октябрь 2016 ел 09:11
Кукмара мәдрәсәсендә шамаилләр, картиналар күргәзмәсе ачылды

Кукмара мәдрәсәсендә районның Мәмәшир авылында яшәүче Муллахмәт Галимов иҗат иткән шамаилләр һәм табигать күренешләрен сурәтләгән картиналардан торган күргәзмә ачылды. Үзешчән рәссам иҗаты белән танышырга теләүчеләр әлеге күргәзмәне 8 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр карарга килә ала. Керү – ирекле, диелә районның “Хезмәт даны” газетасы игъланында.

Шамаил — татар сәнгатенең үзенчәлекле һәм специфик төре. Бер үк вакытта шамаил халык аңында Аллаһ Тәгаләгә ышану билгесе буларак та кабул ителә. Татарларда борынгыдан ук гарәп язуы белән язылган Коръән сүрәләре, догалар китап киштәләрендә яки стенада эленеп торган махсус букчаларда сакланган. Шәмаил татар гаиләсенең рухи кыйммәтен билгеләүче символ буларак кабул ителә.

“Татар-информ”

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
5:07
Кояш чыга
7:12
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
14:50
Ахшам намазы
16:44
Ястү намазы
18:27
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
1
2
Rambler's Top100